Авыру күп очракта симптомсыз яки ОРВИ билгеләре белән уза.
Фото: Марат Мөгыйнов
COVID-19 авыруларының төп өлеше, 97% ы диярлек, симптомсыз яки ОРВИ билгеләре белән уза. 100% очракта өстенлек итүче штамм булып «омикрон» тора, дип аңлатты Любовь Авдонина. «Бүгенге көндә тестлар соңгы 7 көндә 100 мең кешегә 160,9 дәрәҗәсендә, – дип өстәде ул. – Норматив күрсәткеч 150 тәшкил итә. Димәк, без яңа коронавирус инфекциясе буенча тест дәрәҗәсен саклыйбыз, бу очракларны вакытында ачыкларга һәм кирәкле чараларны үткәрергә мөмкинлек бирә.
Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары сүзләренчә, аэропортларда санитар-карантин контроле дәвам итә, ул тәүлек әйләнәсе алып барыла. Узган тәүлектә 42 һава судносын тикшергәннәр, шуларның 10 ы чит илдән килгән. Барлыгы 5572 пассажир һәм экипаж әгъзасы тикшерелгән, шуларның 1733 е башка илләрдән кайткан.
Санитар-карантин контроле вакытында температура һәм йогышлы авырулар билгеләре булган кешеләрне тапмаганнар. Агымдагы елның 1 нче гыйнварыннан шундый 4 пассажир ачыкланды, аларны вакытында хастаханәгә салдылар», – дип сөйләде Любовь Авдонина.
Хәзерге вакытта коронавирус белән авыручыларны дәвалау өчен 423 койка әзерләнгән, 12% ы – ирекле. Авыруларны кабул итүгә балалар урыннары да әзер, аларның 80 е бүгенге көндә кулланыла.
COVID-19 дан прививка ясатырга теләүчеләр тәүлек әйләнәсе Чуйков, 54 адресы буенча урнашкан 7 нче шәһәр хастаханәсе базасындагы вакцинация пунктына мөрәҗәгать итә ала, дип искәртте ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков. Прививканы яшәү урыны буенча поликлиникада да ясарга мөмкин. Өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә барлык кирәкле вакциналар бар.
Кабат ясатылган вакцинациянең җитәрлек дәрәҗәдә булмавы күзәтелә. Владимир Жаворонков сүзләренчә, 31 нче мартка аны 578 мең 500 кеше генә узган. «Бәхеткә, хәзер катлаулы дәрәҗәдә авыручы пациентлар юк», – дип билгеләп үтте ул. – Шулай да, алар вакыт-вакыт күренәләр, һәм бу күбесенчә медицина хезмәткәрләренә соң мөрәҗәгать итү белән бәйле».
Бүген Татарстанда ОРВИ һәм грипп авыруларының эпидемик күтәрелеше тәмамлана. 12 нче атнада 13 меңнән артык авыру очрагы теркәлгән, бу алдагы чор күрсәткечләреннән 8% ка түбәнрәк.
«Бүгенге көндә грипп вируслары структурасында өстенлек итүчеләр – В гриппы, бу нәкъ менә эпидсезонның үзенең соңгы стадиясенә якынлашуын һәм тәмамлануга таба баруын күрсәтә. Бүгенге көндә В гриппы вирусларының өлеше 49% тәшкил итә, А гриппы һәм А гриппына типировкаланмаган 51% туры килә», – дип аңлатты Любовь Авдонина.
Шулай ук сезон башланганнан бирле уку процессы 212 мәктәптә 1001 сыйныфта өлешчә туктатылган, бүгенге көндә инде туктатылган дәресләр юк. Соңгы тәүлектә температура һәм ОРВИ билгеләре күзәтелгән 8 баланы дәресләргә кертмәгәннәр, 1 нче сентябрьдән алып 14 мең 451 баланы дәресләрдән читләштергәннәр. «Чагыштыру өчен, узган елның шул ук чорында дәресләргә кертелмәгән балалар саны 53 мең иде», – дип билгеләп үтте спикер.
Ул Татарстандагы кызамык авыруына аерым игътибар бирде. Февраль-март айларында республикада шундый 13 очрак теркәлгән. Аларның барысы да читтән кертелгән, шул исәптән 11 е – Таҗикстаннан. Таҗикстаннан яки Россиянең күп санлы кызамык очагы күзәтелгән төбәкләреннән килгән кешеләр арасында тагын 7 авыру очрагы расланган, аерым алганда, бу Новосибирск һәм Төмән.
Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары ассызыклаганча, кызамык очучан инфекция булып тора, ул һава-тамчы юлы белән йога һәм 100% контагиозлыкка ия.
Шуңа бәйле рәвештә ул элек вакцинация үтмәгән, бер тапкыр прививка ясалган яки кызамык авыруы белән авырмаган контактлы кешеләр арасында булучыларны прививка ясатырга чакырды. «Кызамык та – катлаулы авыру, аеруча олылар арасында авыр кичерелә. Үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлеген саклагыз, прививка ясатыгыз», – дип йомгаклады Любовь Авдонина.