Грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны арту дәвам итә.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы декабрь). Бер атна эчендә Татарстанның 352 кешесе А (H1N1) гриппы белән авырган. Республикада грипп һәм ОРВИ белән инфекциянең артуы дәвам итә, балалар да, өлкәннәр дә авырый. Республика буенча, нигездә, гриппоз этиологиясе белән вируслар йөри, аларның өлеше 86% тәшкил итә.
Гриппка каршы вакцинация инде тәмамланды. Прививканы 1,8 миллионнан артык кеше ясаган – республика халкының 49,8% ы.
ТР буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге грипп һәм ОРВИ профилактикасы чараларын үтәргә киңәш итә. Әйтик, белгечләр ата-аналарга ОРВИ симптомлы балаларны мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына җибәрмәскә, шулай ук чикләү чаралары кертелгән мәктәп балаларын өстәмә белем бирү оешмаларына җибәрмәскә киңәш итә.
ОРВИ һәм грипп авыруларын профилактикалау өчен түбәндәге чараларны үтәргә кирәк:
массакүләм чараларда, урамнарда яки җәмәгать транспортында булганнан соң кулларны сабын белән юыгыз;
йөткергәндә авызны һәм борынны салфетка яки яулык белән каплагыз;
С витамины булган ризыклар белән тукланыгыз;
кешеләр җыелган урыннарда битлек кулланыгыз;
грипп һәм ОРВИ симптомнары булган кешеләр белән тыгыз элемтәдә тормагыз;
бинага еш кына дымлы җыештыру уздырыгыз һәм еш җилләтегез;
авыру симптомнары булганда – өйдә калыгыз һәм табибка мөрәҗәгать итегез.
Төчкерүче һәм йөткерүче авыру белән янәшәдәге һәр кеше грипп эләгү куркынычы астында. Маска вирустан сакланырга ярдәм итәчәк, тик аны дөрес кулланганда һәм башка профилактика чаралары белән берлектә генә, дип искәртә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе.