В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда 46 авыру очрагы теркәлгән, авыручыларның күпчелеге Таҗикстаннан килгән.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче апрель, Диана Жиленкова). Татарстанда кызамык авыруының 46 очрагы теркәлгән, шул исәптән 20 се балалар арасында. Зарарланучыларның төп өлеше, 80%, – Таҗикстаннан, калганнары Новосибирск, Мәскәү, Бурятия һәм Мисырдан килгән.
«Барлык очраклар буенча эпидемиягә каршы чаралар үткәрелә. Контактта булган кешеләр 21 көн дәвамында медицина күзәтүе астында булырга тиеш. Вакцинациягә прививка ясатмаган, вакцинация турында мәгълүматлары булмаган яки бер прививкасы булган кешеләр дучар ителә. Контактта булучыларга вакцинация яшькә карамастан үткәрелә», - дип аңлатты «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
Аның сүзләренчә, кызамык авыруының 46 очрагына 12 мең 47 контактлы зат туры килә. Шуларның 1 мең 409 кешесе эпидемик күрсәтмәләр буенча вакцинациягә дучар ителә. Бүгенге көндә иммунизация 82% тәшкил итә. «Медицина оешмаларында кызамыкка каршы вакциналар җитәрлек. Без яңа партия алдык, шуңа күрә прививка ясату белән бәйле чикләүләр юк. Җәйге ял чоры башлана һәм, һичшиксез, вакцинацияләнергә кирәк», - дип чакырды Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының эпидемиология һәм иммунопрофилактика буенча штаттан тыш баш белгече Дмитрий Лопушов сөйләвенчә, кызамык һава-тамчы юлы белән йога. Башта зарарланганнар үзләрендә ОРВИ билгеләрен күзәтә ала, тән температурасы 37-38 градуска кадәр күтәрелә. Кайбер очракларда күзнең лайлалы тышчасы зарарлана, ягъни конъюнктивит. Шуннан соң тән әкренләп тимгелләр белән каплана.
«Бүгенге көндә кызамыкка каршы иммунопрофилактика – авыру очракларыннан 95% ка диярлек саклый торган бердәнбер профилактика чарасы. Исегезгә төшерәбез, кызамыкка каршы прививка кеше гомерендә ике тапкыр гына ясала – бер һәм 6 яшьтә. Ләкин, игътибар итәм, бу документлар белән расланган прививкалар, медицина оешмасыннан алынган мәгълүматлар булырга тиеш», – дип билгеләп үтте спикер.
Хәзер балалар өчен кызамыктан да, паротиттан да саклаучы катнаш вакцина кулланыла. Яшь тә 6 айда беренчел вакцинация үткән балаларга кызамык, паротит һәм кызылчага каршы «Вактривир» прививкасы ясала.
Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус белән авыруның 31 очрагы теркәлгән. Ел башыннан республикада COVID-19 белән авыручыларның 11 мең 807 очрагы ачыкланган, бу гомумән чорда – 205 мең 174.
16 атна эчендә Татарстанда коронавирус белән авыру дәрәҗәсе узган ел белән чагыштырганда 24,6% ка кимегән – 258 теркәлгән очрак, узган атнада 342 булган. Омикрон штаммы өстенлек итә. Кракен штаммына зарарланганнарның 24,7% туры килә, кентавр штаммына 2%, дип сөйләде Любовь Авдонина.
Дмитрий Лопушов өстәп әйткәнчә, республикада 14 вакытлыча йогышлы авырулар госпитале эшли, анда COVID-19 белән авыручылар өчен 360 койка әзерләнгән. Аларның 10% ы буш. «Хастаханәгә ятып, дәвалану кирәк булган коронавирус инфекциясе белән авыручыларга барлык кирәкле ярдәм тулы күләмдә күрсәтелә», – дип ассызыклады ул.
16 нчы атна йомгаклары буенча Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыруның 9 мең 400 очрагы расланган, бу эпидемия чигеннән 44% ка түбәнрәк. Гомумән алганда, эпидсезон башланганнан бирле 5 мең 685 грипп белән авыручы теркәлгән, соңгы 7 көндә 13 очрак ачыкланган. А гриппы һәм В гриппына 50 шәр процент очрак туры килә. «Бүгенге көндә ОРВИ һәм грипп буенча эпидемия сезоны тәмамланды», - дип йомгаклады Л.Авдонина.
Ул билгеләп үткәнчә, моңа да карамастан, мәгариф учреждениеләрендә укучыларны тикшерү дәвам итә. Уку елы башыннан ОРВИ билгеләре яки югары температура булган 14 мең 557 баланы дәресләргә кертмәгәннәр.