В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Инфекция очраклары нигездә 1 яшьтән алып 2 яшькә кадәрге балалар арасында теркәлгән.
Фото: Марат Мөгыйнов
Узган ел зарарлану очраклары нигездә 3 яшьтән алып 6 яшькә кадәрге балалар арасында теркәлгән, алар мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөргән, ә быел авырулар – 1 яшьтән алып 2 яшькә кадәрге балалар арасында. Авыру очраклары Азнакай, Арча, Яшел Үзән һәм Питрәч районнарында, Казанда һәм Чаллыда теркәлгән.
Энтеровирус инфекциясе – бөтен җирдә таралган йогышлы авыру, аны Enterovirus кебек вируслар китереп чыгара. Энтеровируслар тышкы мохиттә тотрыклы, түбән температураларны яхшы кичерәләр: суыткыч шартларында алар берничә атна дәвамында саклана, су үткәргечтәге суда – 18 көнгә кадәр, елга суында – бер айга якын, чистартылган суларда ике айга кадәр яшиләр.
Инфекциянең чыганагы булып авыручы яки авыруны йөртүче кеше генә була ала. Энтеровирус инфекциясе белән еш кына кечкенә балалар су яки азык аша кечкенә доза эләктергән очракта авырыйлар. Инфекцияне тапшыруның төп юллары – су һәм элемтә-көнкүреш, өстәмә юллар – һава-тамчылы (югары сулыш юллары зарарлану симптомнары барлыкка килгәндә).
Инфекция кайнамаган су һәм аннан әзерләнгән боз аша, тиешенчә эшкәртелмәгән яшелчә, җиләк-җимеш, яшел тәмләткечләр, шулай ук пычрак куллар, уенчыклар һ.б. аша тапшырылырга мөмкин.
Энтеровирус инфекциясе төрле формаларда уза ала – герпетик ангина, тиредәге тимгелләр, ашкайнату бозылуы. Санап үтелгән симптомнар бизгәк, көчсезлек, баш һәм мускул авыртулары белән бергә булырга мөмкин. Серозлы вируслы менингит аеруча да куркыныч булып тора, аның төп симптомнары булып түбәндәгеләр тора: югары бизгәкле авыруның кискен башлануы, баш авырту, косу, мускуллар авырту, эч авырту, кече яшьтәге балаларда көзән җыерулар булырга мөмкин.
Елның җылы чорында курорт зоналарында кешеләр күпләп җыела торган шартларда көчле эчәк һәм башка инфекцияләр, шул исәптән энтеровирус этиологиясе авырулары килеп чыгу куркынычы арта, дип искәртәләр Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР идарәсендә.