Учреждениеләрне 100 процент тутырырга һәм саф һавада массакүләм чаралар уздырырга рөхсәт ителә, әмма ата-аналар көннәре элеккечә үк тыела.
Фото: Марат Мөгыйнов
Быел ял итүчеләр, узган елдагы кебек, бер үк вакытта кермәсә дә була. Л.Авдонина аңлатканча, балалар шәһәр читендәге лагерьга тәүлек дәвамында керә ала. Әмма сменалар арасында тәнәфес ике көннән дә ким булмаска тиеш.
Сменалар вакытында аниматорлар, тренерлар һәм башка чакырылган затларны җәлеп итеп, массакүләм чаралар үткәрү рөхсәт ителә, мондый чараларны бары саф һавада гына үткәрергә мөмкин, дип ассызыклады Россия Кулланучылар күзәтчелеге федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары.
Смена башланырга ике көн кала шәһәр читендәге лагерьларның барлык хезмәткәрләре дә коронавируска тест тапшырырга тиеш. «Моңа кадәр барлык төр лагерь хезмәткәрләре дә COVID-19 га тест узарга тиеш иде, бүген әлеге таләп шәһәр яны лагерьлары хезмәткәрләренә карата гына саклана», – дип хәбәр итте Л.Авдонина. Шулай ук лагерь хезмәткәрләрен атна саен тикшерү дә гамәлдән чыгарыла.
Шәһәр читендәге лагерьларда азык-төлек блогы хезмәткәрләре элеккечә битлек режимын сакларга тиеш, учреждениеләрдә тәүлек әйләнәсе медицина хезмәткәре булуы зарур. Шул ук вакытта ата-аналар көннәре тыелуы дәвам итә.
«Шәһәр читендәге барлык лагерьлар да санитар таләпләрне үтәүгә экспертиза уза. Алар Россия Кулланучылар күзәтчелеге федераль хезмәтенең санитар-эпидемиологик бәяләмәсен алганнан соң гына ачык булачак», – дип ассызыклады Любовь Авдонина.