Эпидемиологик сезон башланганнан бирле медицина ярдәме сорап республиканың 5 меңнән артык кешесе мөрәҗәгать иткән.
Фото: Денис Гордийко
Талпаннарның куркынычы шунда ки, алар авыр инфекцияләрне – боррелиоз һәм энцефалитны таратучылар булып тора. «Без пациентлардан алынган 1200 талпанны тикшердек, иксодлы талпан боррелиозы китереп чыгаручы аларның 23% ы бүлеп чыгарган, ә талпан вируслы энцефалитны кузгатучы табылмаган», – дип сөйләде Л.Авдонина. Ул инфекцияле талпаннар белән очрашкан кешеләргә химиопрофилактика билгеләнә һәм талпаннарга каршы иммуноглобулин кертелә, дип өстәде.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе урынбасары талпан вируслы энцефалиттан табигатькә планлаштырылган ялга кадәр ике атна алдан вакцинация үткәрү һәм шәхси профилактика чараларын үтәү кирәклеге турында искә төшерде. «Урман-парк зонасында йөргәндә талпаннар эләгүдән саклый торган киемнәрне сайлагыз һәм тәнегезгә талпаннар эләгү-эләкмәвен тикшерергә онытмагыз», - дип ассызыклады Л.Авдонина.
Аның сүзләренә караганда, еш кына гражданнар Россия кулланучылар күзәтчелегенә урманны акарицидлы эшкәртү үтенече белән мөрәҗәгать итәләр. «Барлык яшел үсентеләрнең 100% ын эшкәртү мөмкин түгел. Татарстанда халык иминлеге максатларында ял итү урыннары – парклар һәм скверлар гына эшкәртелә», – дип нәтиҗә ясады идарә җитәкчесе урынбасары.