В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Зарарлану күпчелек очракта йомырка һәм кош итен ашаганнан соң барлыкка килә.
Фото: Марат Мөгыйнов
Сальмонеллез – бактерия (сальмонелла) аркасында килеп чыга торган кискен эчәк инфекциясе. Авыру чыганагы булып, нигездә, йорт хайваннары һәм кош-корт тора, әмма инфекция таралуда кеше дә (авыру, инфекцияне йөртүче) катнаша ала. 93,5% очракта зарарлану ризык кулланганда була: нигездә йомырка һәм йомырка продуктлары (36,5%), кош ите һәм кош продуктлары (30%), дип хәбәр итәләр Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсендә. Мондый азык-төлек продуктларында, аларны саклау һәм кулинар эшкәртү шартлары бозылган очракта, сальмонеллалар интенсив рәвештә үрчи.
Зарарланган продукцияне кулланганнан соң авыру симптомнары барлыкка килүгә кадәр 6 сәгатьтән алып 3-4 тәүлеккә кадәр узарга мөмкин. Авыру катлаулы уза, тән температурасы 39-40 градуска кадәр күтәрелә, күңел болгана, косасың, эч китә. Бигрәк тә кечкенә балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләр өчен авыру куркыныч булып тора. Эчәк инфекциясенең беренче билгеләре барлыкка килү белән кичекмәстән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип искәрттеләр ведомствода.