Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.04.2023, 12:05

Россия күзәтчелек хезмәте: Татарстанда талпаннар активлашты

Медицина оешмаларына тешләүдән зыян күргән 111 кеше мөрәҗәгать иткән.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче апрель). Татарстан территориясендә талпан вируслы энцефалит һәм талпан боррелиозы йөртүче талпаннарның активлыгы сезоны башланды. 4 нче апрельгә республиканың дәвалау-профилактика учреждениеләренә тешләүдән зыян күргән 111 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 53 е – балалар.

Россия күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, талпаннарга каршы иммуноглобулинны тешләнгән 57 кеше алган, шуларның 32 се – балалар, профилактик антибиотик терапияне – 41 кеше, шуларның 22 се – балалар. Талпан вируслы энцефалиты һәм талпан боррелиозы очраклары теркәлмәгән.

Ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 62 очрак (55%) урманлы җирлектә, 17 очрак (15%) бакча-дача участокларында, 27 очрак (24%) шәхси ярдәмче хуҗалыкларда, 4 очрак (3%) һәм бер очрак зиратка баргач булган. Республиканың 30 административ территориясе, шул исәптән Казан, талпан вирусы энцефалиты буенча эндемик булып тора.

Бу сезонда Россия күзәтчелек хезмәте 1,7 мең гектар мәйданлы паркларны, скверларны, халыкның күпләп ял итү урыннарын талпаннардан эшкәртергә планлаштыра.

Ведомствода талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алу өчен якындагы дәвалау-профилактика учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белгечләр талпаннарны чыгарырга булышачаклар һәм ашыгыч профилактика билгеләргәме, юкмы икәнен хәл итәчәкләр. Кеше организмында талпан никадәр озаграк булса, инфекция йоктыру куркынычы шулкадәр зуррак. Талпанны алганнан соң аны шунда ук ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгенә (Сеченов урамы, 13а) алып барырга кирәк.

Талпан вирусы энцефалиты буенча эндемик территорияләрдә яшәүче яки эшләүче кешеләргә вакцинацияне мәҗбүри рәвештә үтәргә киңәш ителә. Бу авыл хуҗалыгы, гидромелиорация, төзелеш эшләрен башкаручыларга, җир казу һәм күчерү белән шөгыльләнүчеләргә, әзерләү, аучылык, геология, эзләнү, экспедиция, дератизация һәм дезинсекция эшләрен алып баручыларга; урман әзерләү, чистарту һәм төзекләндерү, халыкны сәламәтләндерү һәм ял итү зоналарын төзекләндерү белән мәшгульләргә кагыла. Шулай ук талпан энцефалиты китереп чыгаручы тере культуралар белән эшләүче кешеләр дә мәҗбүри вакцинациягә дучар ителә.

Ял итү урыннарына һәм урман массивларына бөтен тәнне каплый торган киемдә барырга, куркыту чаралары (репеллентлар) кулланырга, үзеңне һәм балаларны һәр 2 сәгать саен тикшерергә кирәк.

Барлык яңалыклар