В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Күпчелек кешеләр талпаннарны бакча-дача участокларында «эләктергән».
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июль). Ел башыннан Татарстанда талпаннар тешләү аркасында медицина ярдәме сорап 4339 кеше мөрәҗәгать иткән, бу узган елның шушы чорына караганда 11,5%-ка кимрәк.
Талпан вируслы энцефалиты буенча эндемик территорияләрдә талпаннар ябышуның 91,5%-ы булган. Татарстанның 30 административ территориясе, шул исәптән Казан да эндемик булып тора. Талпан тешләве, Кайбыч районыннан тыш, республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә теркәлгән. Иң күп мөрәҗәгатьләр Яр Чаллыда (452 очрак), Казанда (390 очрак), Түбән Кама районында (233 очрак), Әлмәт, Бөгелмә һәм Зәй районнарында (194, 149 һәм 104 очрак) теркәлгән.
Күпчелек кешеләр талпаннарны бакча-дача участокларында (37,4%), урман массивларында (28,6%), болын зоналарында (16%), шәхси ярдәмче хуҗалыкларда (10,2%) «эләктергән», дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Ел башыннан 1159 талпан тикшерелгән, шул исәптән кешеләрдән алынган 1133 талпан, 288 талпанда иксодлы талпан боррелиозы кузгатучысы, талпан энцефалиты вирусы бер талпанда ачыкланган.
Республикада барлыгы 6819 кеше иммунизация үткән, шул исәптән 3695 бала. Моннан тыш, акарицид (талпанга каршы) эшкәртү 1533,3 гектар мәйданда башкарылган. Җәйге савыктыру оешмаларында 605 гектар мәйданда территорияләр эшкәртелгән.
Исегезгә төшерәбез, талпан тешләгән (ябышкан) очракта квалификацияле ярдәм алу өчен яшәү урыны буенча медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мондый мөмкинлек булмаганда, талпанны куркынычсызлык чараларын үтәп мөстәкыйль рәвештә алырга кирәк. Аны мөмкин кадәр иртәрәк (4 тәүлектән дә соңга калмыйча) ябыла торган савытта Сеченов урамы, 13а адресы буенча урнашкан ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгенә тикшеренүгә тапшырыру (түләү нигезендә) мөһим. Өстәмә мәгълүматны сайтта һәм түбәндәге телефоннар буенча белергә була: +7(843)221-79-12, +7(843)221-79-07.