Бүгенге көндә республика мәктәпләрендә карантиндагы сыйныфлар юк
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
«Авыру структурасында ОРВИ өстенлек итә, ә гриппка инфекция очракларының 42% ы туры килә», – дип билгеләп үтте спикер. Шул ук вакытта грипп белән авыру кимемәгән: декабрьнең соңгы атнасында авыру структурасында ул 56% очракта өстенлек иткән, гыйнварның беренче атнасында – 47%, икенче атнасында 34% билгеләнгән. Любовь Авдонина B төркемендәге гриппны йоктыру очракларының артуы эпидсезонны тәмамлау мөмкинлеге турында сөйли ала, әмма бу республикада әлегә күзәтелми, бу штаммга 4% туры килә, дип өстәде.
ТР мәгариф учреждениеләрендә дә хәл шактый тотрыклы. «Эпидемия сезоны башланганнан бирле 36 мәктәпнең 167 сыйныфында уку процессы өлешчә туктатылган. Бүгенге көндә карантиндагы коллективлар юк», – дип хәбәр итте Любовь Авдонина. Мәктәпләрдә «фильтрлар» эшләвен дәвам итә. Моннан тыш, 19 нчы гыйнварда ТР Министрлар Кабинетының санитар-эпидемиягә каршы комиссиясенең балалар һәм өлкәннәр коллективларында тикшерүне көчәйтү турындагы карары басылып чыкты. Мондый чара авыруларны вакытында ачыклауга юнәлдерелгән.
Шул ук вакытта Татарстанда коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны кими. Мәсәлән, гыйнварның өченче атнасында икенче атнага караганда ике тапкыр азрак авыру очрагы теркәлгән.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казан Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков сүзләренчә, бүгенге көндә төбәктә 11 вакытлыча инфекцион госпиталь ачылган, алардагы урыннарның 15,6% ы буш.
Юлия Летникова