Билгесез затлар үзләрен идарә хезмәткәрләре буларак таныштыралар һәм тикшерү үткәрү сәбәпле әдәбият комплектын сатып алырга тәкъдим итәләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче август). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе республика эшмәкәрләрен караклык очраклары турында кисәтә. Телефоннан билгесез кешеләр үзләрен идарә хезмәткәрләре буларак таныштыралар һәм тикшерү үткәрү сәбәпле әдәбият комплектын сатып алырга тәкъдим итәләр.
Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе хәбәр иткәнчә, идарә хезмәткәрләре законнар үтәлеше буенча контроль-күзәтчелек чараларын үз вәкаләтләре чикләрендә үткәрә. Вазифаи затлар хезмәт таныклыгын күрсәтәләр. Бизнес вәкилләре +7(843)238-53-08 телефон номеры буенча идарәнең кадрлар хезмәтендә һәрвакыт мәгълүматны ачыклый алалар.
Республика халкыннан уяу булуларын һәм ышаныч телефоны буенча: +7(843)238-53-08 (тәүлек буе) шикле затлар турында хәбәр итүләрен сорыйлар.