Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.09.2021, 10:41

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте: сезон башыннан талпан тешләү аркасында 1,4 меңнән артык казанлы медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән

Бөтен Татарстан буенча 37%-тан артык тешләү бакча-дача участокларында булган.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче сентябрь). Эпидемия сезоны башыннан Татарстанның медицина оешмаларына талпан тешләгәннән 5222 кеше мөрәҗәгать итте. Бу узган ел белән чагыштырганда 25%-ка кимрәк һәм уртача күпьеллык дәрәҗәдән 20,9%-ка түбәнрәк.

Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге Казанда теркәлгән – 1406 очрак. Талпан энцефалиты буенча эндемик территорияләрдә талпан тешләүнең 89,6%-ы булган. Татарстан шул исәпкә керә.

Гомумән алганда, республика буенча мөрәҗәгать итүчеләрнең 37,03%-ы бакча кишәрлекләрендә талпаннардан зыян күргән, урман массивларында 30,98% очрак булган, болын зоналарында – 16,98%, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда – 9,12%.

Быел кешеләрдән алынган 1784 талпан тикшерелде. Алар арасында иксод талпан боррелиозы кузгатучы 389 талпаннан бүленгән, талпан энцефалитын кузгатучы бер талпаннан бүленгән.

Республикада һәм аның башкаласында талпан тешләүләрен булдырмау өчен акарицид (талпанга каршы) эшкәртү уздырыла. Быел Татарстанда эшкәртү эшләре 2049,5 га мәйданда башкарылды. Җәйге савыктыру оешмаларында 639,9 га мәйданда территорияләр эшкәртелгән. Җәйге балалар кампаниясе чорында лагерьларда талпан кадалу теркәлмәгән, дип хәбәр итә ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе. 7646 кеше талпан энцефалитына каршы иммунизация узган, шул исәптән 3897 бала.

Талпан тешләмәсен өчен, аларны куркыта торган (репеллентлар) чараларны кулланырга, саклый торган кием кияргә, урман зонасында яки бакчада йөргәннән соң үз киемнәреңне карарга, түшәкләрсез үләндә утырмаска киңәш ителә. Шулай ук урманда яки дачаларда булган хайваннарны да карарга кирәк.

Тешләнгән очракта, талпанны алу өчен, мөмкин кадәр иртәрәк медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шуннан соң, энцефалитка каршы профилактика кирәкме-юкмы икәнлеген билгеләү өчен, аны лаборатор тикшеренүләргә китерергә кирәк.

Әгәр медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү мөмкинлеге юк икән, талпанны мөстәкыйль алырга кирәк. Тешләү урынын теләсә нинди чара (спирт яки йод) белән эшкәртергә кирәк, шуннан соң кулларны яхшылап сабын белән юарга. Алынган талпанны герметик ябылучы тарага төреп, ТР да гигиена һәм эпидемиология үзәгенә түбәндәге адрес буенча китерергә кирәк: Сеченов ур., 13а.

Транспортировкалау шартлары, төрү шартлары һәм түләү буенча мәгълүматны телефон аша белергә мөмкин: +7(843)221-79-12, +7(843)221-79-07, шулай ук ведомствоның рәсми сайтында.

Барлык яңалыклар