Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.11.2022, 10:52

Россия кулланучылар күзәтчелеге: ел башыннан Татарстанда туберкулез белән авыруның 799 очрагы теркәлгән

Бу узган ел күрсәткечләреннән 7% ка артыграк.

Фото:Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче ноябрь). 2022 елда Татарстанда 799 яңа туберкулез очрагы теркәлгән, бу узган ел күрсәткечләреннән 7% ка артыграк. Авыручылар саныннан 302 кеше микобактерияне әйләнә-тирә мохиткә тарата, бу 2021 елның шул ук күрсәткеченнән 6,2% ка түбән.

Авыру балалар саны 17,4% ка арткан: 10 ай эчендә 27 балигъ булмаган бала зарарланган. Балалар һәм яшүсмерләр авыруының сәбәбе – алар янәшәсендәге һәм инфекция чыганагы булган өлкәннәрнең вакытында тикшерү үтмәүләре.

Республикада барлыгы 1581 туберкулез белән авыручы исәптә тора, шуларның 32,8% ы микобактерияләр тарата. Алар белән 8 меңнән артык кеше элемтәдә тора, шуларның 9 ы авырый башлады. Моның сәбәбе – вакытында тикшерү узмау һәм дарулар кабул итү режимын бозу, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе матбугат хезмәте.

Флюорография – туберкулезны һәм сулыш органнарының башка авыруларын иртә ачыклауның иң гади, үтемле һәм нәтиҗәле ысулы, дип искәртәләр ведомствода. Тикшерүне ким дигәндә 2 елга бер тапкыр үткәрергә кирәк.

Барлык яңалыклар