В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Зыян күрүчеләрнең күбесе аларны бакча участокларында һәм урман массивларында «эләктергән».
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче август). Казанда эпидемия сезоны башланганнан бирле талпан тешләвенең 1090 очрагы теркәлгән. Барлыгы Татарстанда медицина оешмаларына 4577 кеше мөрәҗәгать иткән. 100 мең кешегә исәпләнгән күрсәткеч 122,59 тәшкил итә, бу 2020 ел дәрәҗәсеннән 17%-ка һәм уртача еллык күрсәткечтән 7,5%-ка кимрәк.
Талпан тешләү очраклары республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә теркәлгән. Талпан вируслы энцефалиты буенча эндемик территорияләрдә 90,1% очрак булган.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе мәгълүматлары буенча, бакча-дача участокларында талпаннарны мөрәҗәгать итүчеләрнең 37,3%-ы, урман массивларында – 30,98%-ы, болын зоналарында – 16,98%-ы, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 9,12%-ы «эләктергән».
Быел кешеләрдән алынган 1618 талпан тикшерелгән: иксодлы талпан боррелиозы 365 талпанда бүлеп бирелгән, талпан вируслы энцефалитын кузгатучы – бер талпанда. Моннан тыш, 415 үрмәкүчсыманнар кешенең гранулоцитар анаплазмозына һәм моноцитар эрлихиозына тикшерелгән, инфекцияләнгәнлек 1,5% һәм 0,7% тәшкил иткән. Тышкы мохит (табигый биотоплар) объектларыннан 88 талпан тикшерелгән – боррелиоз кузгаткычы шуларның 9-ында ачыкланган.
Татарстанда 2049,5 гектар мәйданда акарицид (талпанга каршы) эшкәртү үткәрелгән. Җәйге савыктыру оешмаларында 639,9 га мәйданда территорияләр эшкәртелгән. 7646 кеше, шул исәптән 3897 бала энцефалитка каршы иммунизация алган.
Талпан тешләгән очракта медицина оешмасына мөмкин кадәр иртәрәк мөрәҗәгать итәргә һәм лаборатор тикшеренү (түләүле нигездә) өчен Сеченов урамы, 13а адресы буенча урнашкан ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгенә (түләү нигезендә) тапшырырга кирәк. Өстәмә мәгълүматны түбәндәге телефон номерлары буенча: +7(843)221-79-12 һәм +7(843)221-79-07, шулай ук сайтта белергә була.