2021 ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч 1,7% ка кимегән.
Фото: Марат Мөгыйнов
Узган ел агулануларның күпчелеге – 40,7% – очраклы хәлләр (исереклек, үз-үзеңне дәвалау, препаратларны ялгыш кабул итү яки даруларның йогынтысыннан) аркасында килеп чыккан. 25,7% очракта агулану наркотиктан исерү эффектын алу, исереклек, шулай ук үз-үзеңә кул салудан булган. Агулану очракларының 33,6% ы башка шартларга бәйле.
Химик этиологиянең кискен агулану очракларына үткәрелгән анализ шуны күрсәтте: алар ешрак ирләр арасында теркәлә – гомуми санның 64,7%. Хатын-кызлар арасында агулану очраклары 1,8 тапкырга сирәгрәк (35,3%) теркәлгән.
Көнкүреш кискен агуланулар арасында 35,2% мониторияләнә торган химик матдәләр (агу, көнкүреш товарлары, угар газы, уксус кислотасы, азык-төлек, терлек агуы һ.б.) белән агулануга туры килә, 22,8% – дару препаратлары белән агулануга, 22,5% – алкоголь һәм спиртлы продукция белән агулануга, 19,5% – наркотик матдәләр белән, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Үлүчеләр саны 100 мең кешегә 15,3% ка тигез, бу 2021 ел белән чагыштырганда 15,5% ка кимрәк. 2018 ел белән чагыштырганда 1,3 тапкыр үсеш күзәтелә. Үлемнең төп өлеше балигъ булган кешеләр арасында теркәлгән.