Коронавирус белән авыручылар саны арту фонында грипп белән зарарлану очракларының кимүе күзәтелә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче февраль, Дмитрий Никитин). Татарстанда яңадан коронавирус инфекциясе белән авыручылар санының артуы күзәтелә. Алдагы атналар белән чагыштырганда үсеш 21 % тәшкил итте. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Хәзерге вакытта без омикрон һәм дельта штаммнарын ачыклау буенча эшне дәвам итәбез, – дип хәбәр итте ул. – Омикрон белән авыруның 431 очрагы теркәлгән, шуларның 23 е читтән кертелгән».
Соңгы тәүлек эчендә 266 бала дәрескә кертелмәгән. Сентябрь башыннан укучылар арасында гомуми авыручылар саны 48 меңнән артык тәшкил итте. Карантиндагы 3 сыйныф бар, дип өстәде Любовь Авдонина.
Күзәтүләр башланганнан бирле Татарстанда COVID-19 авыруының 108 мең 612 очрагы ачыкланган. Соңгы тәүлек эчендә авыруның 2 мең 545 яңа очрагы теркәлгән. Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 123 мең 460 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 16 млн 52 мең 28 очрак ачыкланган, 13 млн 139 мең 971 кеше сәламәтләнгән.
Республикада барлыгы 2 млн 460 мең 617 кеше вакцина ясаткан, бу республика халкының 80,77% ын тәшкил итә, шуларның 1 млн 925 мең 700 е икенче прививка алган. Кабат вакцинацияне 243 мең 499 кеше узган – бу планлы күрсәткечнең 30% ы.
Любовь Авдонина билгеләп үткәнчә, төнге клублар, кафе һәм рестораннар эшендә чикләүләрне бетерү әлегә уйланылмый. «Без даими рәвештә ковидка каршы чаралар үтәлешендә хокук бозуларны ачыклау буенча тикшерүләр уздырабыз. Соңгы атнада шундый 88 очрак ачыкланган, 313 мең сум күләмендә административ штрафлар салынган.
Шулай ук республикада грипп йоктыру очракларының кимүе теркәлгән. «Грипп белән авыру узган атнада 31% ка кимеде һәм эпидемия бусагасыннан 1,7% ка түбәнрәк. Сезонлы эпидемиологик чор ахырына якынлаша дип әйтергә була», – дип аңлатты Любовь Авдонина.
Исегезгә төшерәбез, коронавируска каршы прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә һәм сәүдә үзәкләрендә урнашкан. Адреслары һәм аларның эш режимы KZN.RU порталында бастырылган.