Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.02.2022, 12:13

ТР Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте: алдагы ике атна коронавирус белән авыручылар саны буенча тотрыклылыкка ирешелдеме-юкмы икәнен күрсәтәчәк

Татарстанда тәүлек эчендә 2238 яңа очрак теркәлгән.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче февраль, Алинә Бережная). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны арту дәвам итә. Тәүлеккә 2238 яңа очрак теркәлгән, шулардан 1110 очрак – Казанда. Узган атна белән чагыштырганда авырулар саны ике тапкыр артты, дип хәбәр итте бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

«Коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны арту гыйнварның беренче атнасыннан башланды. Узган атнада авырулар саны алдагы атнага караганда ике тапкырга югарырак», – дип ассызыклады спикер.

Шул ук вакытта ике атна элек авыручылар саны арту 2,8 тапкырга күбрәк булган. «Киләсе ике атна COVID-19 белән авыручылар саны артудан туктап, тотрыклылыкка ирешәбезме-юкмы икәнен күрсәтәчәк», – дип билгеләде Л.Авдонина.

Авыруларда күбрәк омикрон штаммы табыла. Агымдагы атна эчендә коронавирус белән авыручыларның 73% ында омикрон ачыкланган, 27% зарарланучыда – дельта штаммы. «Узган атнада бу күрсәткеч 65% һәм 35% иде, ягъни бер атна эчендә омикрон өлеше артты һәм ул өстенлекле штаммга әверелә», – дип аңлатты Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары.

Клиник симптомнар буенча зарарланучыларның күбесе авыруны кискен респиратор-вирус инфекциясе кебек кичергән. «Омикрон вакытында авыру җиңел формада уза, шуның белән бергә дельта штаммының әле дә булуын онытырга ярамый, һәм ул күпкә авыррак уза», – дип искәртте Л.Авдонина.

Өлкәннәр белән беррәттән балалар да авырый. Татарстанда 5170 балада коронавирус ачыкланган, шуларның 4847 се амбулатор дәвалануда. Республикада балалар өчен 385 урын әзерләнгән, шуларның 380 ендә яталар, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов.

«Бөтенесе авырый – яңа туган сабыйлардан алып 18 яшькә кадәр, ләкин күпчелек очракта авыру кискен респиратор-вирус инфекциясе формасында уза. Яшь организм югары температурага тиз бирешеп, өзлегүләр булырга мөмкин, шуңа күрә балаларны шулай ук хастаханәләргә салалар. Гадәттә хастаханәдә алар 1-2 көн була, аннан чыгалар», – дип билгеләп үтте Дмитрий Лопушов һәм җитди хроник авырулары булган балалар риск төркеменә керә, дип өстәде.

Мәктәп укучыларына килгәндә, республикада 553 укучы дәресләргә кертелмәгән, 250 сыйныф ябылган. Тулысынча ябык мәктәпләр юк.

Барлык яңалыклар