Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.03.2022, 12:33

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе: язгы чорда талпаннар саны арту ихтималы саклана

Ведомствода талпан вируслы энцефалит буенча республиканың 30 районы, шул исәптән Казан да эндемик булып тора, дип искәртәләр.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче март). Татарстанда яз килү белән талпаннарның активлык сезоны башлана, алар талпан вируслы энцефалитны, талпан боррелиозын, кешенең гранулоцитар анаплазмозын, кешенең моноцитар эрлихиозын тараталар. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсенең 2022 елгы яз чоры фаразына караганда, талпаннар саны арту ихтималы саклана.

Талпан энцефалиты буенча Татарстанның 30 районы, шул исәптән Казан, ә иксодлы талпан боррелиозы буенча республиканың бөтен территориясе эндемик булып тора.

Ведомствода авыл хуҗалыгы, гидромелиорация, төзелеш, сәнәгать, җир, геологик, эзләнү, экспедиция, дератизация, дезинсекция эшләрен башкару өчен эндемик территорияләргә чыгучы затларга талпан энцефалитыннан вакцинация ясау кирәклеге турында искәртәләр. Шулай ук урман әзерләү, урманны чистарту һәм төзекләндерүдә, халыкны сәламәтләндерү һәм ял итү зоналарында шөгыльләнүчеләргә дә, талпан энцефалитын кузгатучы тере культуралар белән эшләүчеләргә дә прививка ясатырга кирәк.

Талпан вируслы энцефалитына каршы вакцинация курсын алдан ук үткәрергә кирәк. Ул ике прививкадан тора, алар арасындагы минималь интервал 1-2 ай тәшкил итә. Вакцинация инфекция йоктыру куркынычы булган табигатькә чыкканчы ике атна кала төгәлләнергә тиеш, ревакцинация бер елдан соң үткәрелә.

Юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр иммунизацияне талпан энцефалиты белән авыру куркынычы булган хезмәткәрләргә оештырырга тиеш, дип хәбәр ителә идарә сайтында.

Исегезгә төшерәбез, талпан вируслы энцефалит – үзәк нерв системасы зарарланулы кискен йогышлы авыру, ул инвалидлыкка яки үлемгә китерергә мөмкин. Авыру йоктыру язгы-көзге сезонга хас, бу вакытта талпаннарның иң күп активлык чоры күзәтелә. Инкубация чоры 1-60 көн тирбәлеш белән 2 атнага кадәр дәвам итә.

Барлык яңалыклар