В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тәүлек эчендә COVID-19 тагын 97 татарстанлыда ачыкланган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче декабрь, Дмитрий Никитин). Татарстанда акрынлап эпидемиологик вәзгыять тотрыклана – республикада яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар санының кимүе күзәтелә.
«Бүгенге көндә без авыручылар санының 40%-ка кимүен билгеләп үтәбез. Вакцинация белән бергә коронавирус таралуга каршы көрәш кысаларында үткәрелә торган барлык чаралар хәлне тотрыкландырырга мөмкинлек бирде», – диде бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
Күзәтүләр башланганнан бирле Татарстанда COVID-19 белән авыруның элемтә аша 186 мең очрагы теркәлгән. Соңгы тәүлек эчендә авыруның 97 яңа очрагы ачыкланган, хастаханәдән 170 кеше чыгарылган.
Коронавируска каршы вакцинаны 2 млн 275 мең 162 кеше ясаткан, шуларның 50%-ы – «Мәҗбүри вакцинация турында» карары кысаларында. Вакцинаның икенче компонентын 1 млн 859 мең 785 кеше ясаткан, кабат вакцинацияне 126 мең 225 кеше үткән.