Ел башыннан 62 үрмәкүчсыманны тикшергәннәр: шуларның 8 ендә иксодлы талпан боррелиозын тудыручы ачыкланган.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы май). Эпидемия сезоны башланганнан бирле Татарстанның медицина оешмаларына талпан кадалу очраклары белән 398 кеше мөрәҗәгать иткән. 100 мең кешегә күрсәткеч 10,66 тәшкил иткән, бу 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3,5 тапкырга югарырак (114 очрак) һәм уртача еллык күрсәткечтән 1,8 тапкырга югарырак.
30 административ территория, шул исәптән Казан да, вируслы энцефалит талпаннар күпләп очрый торган территория булып тора. Быел кешеләрдән алынган 62 талпан тикшерелгән: иксодлы талпан боррелиозын тудыручы аларның 8 еннән (зыян күрүчеләр санының 12,9% ы) бүленгән, талпан вируслы энцефалитын тудыручы табылмаган.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе талпаннар чирәмдә, биек булмаган куакларда яши, алар агачларда беркайчан да булмый, дип искәртә. Үрмәкүчсыманнар кеше янәшә булганда киемнәргә ябышалар, шуннан соң, кадалырга урын – тән тиресе эзләп, кием буенча өскә таба хәрәкәт итәләр.
Паркларда һәм скверларда йөргәндә юлның уртасыннан барырга, тирә-якта үсүче үлән һәм куакларга тимәскә тырышырга кирәк. Балалар коляскасы белән чыгарга туры килсә, талпаннардан саклану өчен, аның түбән детальләрен алдан ук махсус акарицидлы аэрозоль белән эшкәртергә кирәк. Балаларның киемнәрен, препаратның этикеткасында язылган кагыйдәләргә туры китереп, өлкәннәр генә эшкәртергә тиеш. Киемнәрне 30 секунд яки бер минут, аның зурлыгына карап, эшкәртергә кирәк. Өлкән яшьтәге балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлату зарур.
Талпан кадалган очракта аны алу өчен медицина оешмасына мөмкин кадәр иртәрәк мөрәҗәгать итәргә, талпанны лаборатория тикшерүенә китерергә кирәк – вируслы авыруларга каршы ашыгыч профилактика кирәк булырга мөмкин.
Медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булмаганда, талпанны мөстәкыйль рәвештә алырга, тешләү урынын берәр чара белән (5 процентлы йод, 70 процентлы спирт һ.б.) эшкәртергә, кулларны сабын белән яхшылап юарга; алынган талпанны герметик савытка төреп, түләүле нигездә тикшерү өчен Сеченов урамы, 13а адресы буенча урнашкан ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгенә (эш көннәрендә 9:00 дән 14:00 гә кадәр, төшке аш вакыты – 12:00 дән 12:30 га кадәр) алып килергә кирәк. Ял һәм бәйрәм көннәрендә талпаннарны үзәк белән килешүләре булган медицина оешмаларына китереп була. Өстәмә мәгълүматны түбәндәге телефоннар буенча белергә мөмкин: +7(843)221-79-12, +7(843)221-79-07.