В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сыйныфта укучы яки укытучы коронавирус белән авырса, чаралар комплексы һәр конкрет очракта ситуациядән чыгып үткәреләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче сентябрь, Алинә Бережная). Кулланучылар күзәтчелеге хезмәте белгечләре Татарстан мәктәпләрендә яңа шартларда уку процессын оештырганда санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәүне тикшерәләр. Моннан тыш, мәктәпләрдә сайлау участокларының 11-13 сентябрь көннәрендә узачак сайлауларга әзерлеге тикшерелә. Зур җитешсезлекләр ачыкланмады, дип хәбәр итте «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучылар күзәтчелеге хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
«Без мәктәпләрдә тикшерүләргә керештек, яңа шартларда уку процессын оештыруны карыйбыз һәм сайлау участокларының сайлауларга әзерлеген тикшерәбез. Зур тәртип бозулар юк, барлык кисәтүләр оператив рәвештә бетерелеп килә», – дип сөйләде Любовь Авдонина.
Бердәнбер хокук бозулар санитайзерны сыек сабын яки антисептик белән вакытында тутырмау, шулай ук генераль җыештыруны дөрес уздырмау белән бәйле. «Персоналның яңа шартларда эшләргә күнекмәгәнен аңлыйбыз, моның өчен вакыт кирәк, алга таба да тупас кисәтүләр булмас дип ышанам», – дип билгеләде Кулланучылар күзәтчелеге хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары.
Уку елы башыннан республика мәктәпләрендә коронавирус инфекциясе белән авыру очраклары теркәлмәде, дип сөйләде Любовь Авдонина. Ул искәртеп узганча, әгәр сыйныфта укучы яки укытучы коронавирус белән авырса, чаралар комплексы һәр конкрет очракта ситуациядән чыгып үткәреләчәк. Авыручы сәламәтләнгәнчегә кадәр изоляцияләнәчәк, ә аның белән элемтәгә кергән балалар медицина күзәтүе астында булачак.
Искәртеп узабыз, бүген Татарстанда СОVID-19 авыруының 24 яңа очрагы теркәлгән.