Кызыксындырган сорауларны 23 нче майдан 10 нчы июньгә кадәр бирергә мөмкин булачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче май). 23 нче майдан 10 нчы июньгә кадәр Татарстанда балалар ялы, балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләячәк.
Сорауларга Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белгечләре җавап бирәчәк, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте. Шалтыратулар берничә номер буенча кабул ителәчәк:
+7(800)555-49-43 – тәүлек әйләнәсе;
+7(843) 221-90-16 – көн саен (ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш) 9 дан 17 сәгатькә кадәр, 12:00 дән 12:45 кә кадәр – тәнәфес;
+7(843) 273-15-83 – дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 10 нан 17 сәгатькә кадәр, җомга көнне 10:00 дән 15:45 кә кадәр, тәнәфес 12:00 дән 12:45 кә кадәр.