В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
21-нче августта ведомствода Ачык ишекләр көне узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы август). Эшмәкәрләр өчен ачык ишекләр көне Казанда 21-нче августта узачак. Бизнес вәкилләренә Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе белгечләре түләүсез консультация бирәчәк.
Эшмәкәрләр өчен бердәм ачык ишекләр көннәре ведомствода айның һәр өченче чәршәмбесендә, шулай ук кварталның өченче аеның һәр өченче пәнҗешәмбесендә уза. Алар Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе эшчәнлеге турындагы белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыруга юнәлдерелгән.
Казан эшмәкәрләрен 21-нче августта 14.00-16.00 сәгатьләрдә түбәндәге адрес буенча көтәләр: Большая Красная ур., 30. Консультация алу өчен алдан язылу таләп ителми, дип хәбәр ителә ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе сайтында.