Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.03.2019, 11:57

Россия кулланучылар күзәтчелеге “элемтәле зоопарклар”да җәнлекләргә кагылуның куркыныч булуы турында кисәтә

Белгечләр шәһәрлеләргә җәнлекләр белән физик элемтәгә кермәскә киңәш итәләр.

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче март). Татарстанда ел башыннан элемтәле зоопаркларда 4 кешене җәнлекләр тешләү очраклары теркәлгән. Узган елда Татарстан Республикасында элемтәле зоопаркларда бәхетсезлек очраклары турында 12 мөрәҗәгать һәм ашыгыч хәбәр килеп ирешкән.

Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе белгечләре җәнлекләрнең күптөрле инфекция авыруларның чыганагы, аларның кеше өчен зарарлы булуын билгеләп үтәләр һәм шәһәрлеләрне сак булырга чакыралар.

Төрле сәүдә үзәкләрендә, шулай ук Бауман урамындагы һәм “Татар утары” күңел ачу комплексындагы элемтәле зоопаркларда җәнлекләрнең кешеләрне тешләү очраклары теркәлгән. Кешеләргә маймыл, ат, енут, декоратив күсе кебек җәнлекләр һөҗүм иткән.

Җәнлекләр котыру, орнитоз, туберкулез, лишай, токсоплазмоз, сальмонеллез, гельминтоз һ.б. инфекция авыруларның чыганагы һәм йөртүчеләре булып тора, дип хәбәр итә Россия кулланучылар күзәтчелеге белгечләре.

Инфекция авыруларын йоктырмас, шулай ук җәнлекләрнең һөҗүменә тарымас өчен, белгечләр шәһәрлеләргә җәнлекләр белән физик элемтәгә кермәскә киңәш итәләр.

Барлык яңалыклар