Эпидсезон башланганнан бирле 823 татарстанлыга медицина ярдәме кирәк булган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче апрель). Эпидемия сезоны башланганнан бирле Татарстанның медицина оешмаларына талпан тешләгәннән соң 823 кеше мөрәҗәгать иткән. 100 мең кешегә күрсәткеч 22,04 тәшкил итә, бу узган елның шул ук чорында күпьеллык уртача дәрәҗәдән 5 тапкыр югарырак.
87,8% очрак талпан вирусы энцефалиты буенча эндемик булып торган республиканың 30 административ территориясендә булган. Аңа Казан да керә. Барлыгы 156 талпан тикшерелгән. Иксодлы талпан боррелиозының китереп чыгаручысы аларның 20 сендә (авыручылар санының 12,8% ы) бүленеп чыккан. Талпан вируслы энцефалитын китереп чыгаручы табылмаган.
Татарстанда талпанга каршы эшкәртүне 385,4 гектар мәйданда үткәргәннәр. Талпан вируслы энцефалитыннан республиканың 3194 кешесе прививка ясатты, дип хәбәр итә Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе талпан вируслы энцефалитны профилактикалау чараларын искә төшерә:
Махсус чараларга прививкалар һәм серопрофилактика керә – бу талпан вируслы энцефалит буенча эндемик территориядә тешләнү аркасында яки кадалган талпаннарда талпан энцефалиты вирусы табылганда мөрәҗәгать иткән прививкаланмаган кешеләргә иммуноглобулин кадау.
Ял итү, балык тоту, ау яки гөмбә җыю алдыннан талпан вируслы энцефалитына каршы прививка ясарга киңәш ителә. Вакцинация курсы 2 прививкадан тора, алар арасындагы интервал 5-7 ай тәшкил итә, ә минималь вакыт аралыгы – 1 айдан 2 айга кадәр. Вакцинацияне табигатькә чыгуга ике атна кала тәмамларга кирәк, ревакцинация бер елдан соң үткәрелә.
Талпан вируслы энцефалитны махсуслаштырылмаган профилактикалау талпан тешләүне булдырмауга юнәлдерелгән. Мондый чараларга индивидуаль саклану керә: репеллентлар кулланырга, саклагыч кием кияргә, үзеңне һәм якыннарыңны, йорт хайваннарын тикшерергә, алдагы елдан калган үлән үсентеләрен читләтеп узарга кирәк.
Талпан тешләгән очракта мөмкин кадәр тизрәк медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шуннан соң, энцефалитны профилактикалау кирәкме-юкмы икәнлеген билгеләү өчен, аны лаборатор тикшеренүгә алып бару зарур.
Медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булмаса, талпаннарны мөстәкыйль рәвештә алырга кирәк. Тешләгән урынны теләсә нинди чара (спирт яки йод) белән дезинфекцияләү, шуннан соң кулларны сабынлап яхшылап юу сорала. Чыгарылган талпанны герметик рәвештә ябыла торган савытка салып, ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгенә (Сеченов ур., 13а) китерергә кирәк.