Транспортта һәм шәһәр кибетләрендә битлек режимын үтәү буенча рейдлар дәвам итә.
Фото: Денис Гордийко
Татарстанда авырулар белән бәйле вәзгыять тотрыклы, әмма киеренке булып кала бирә. Узган атна нәтиҗәләре буенча COVID-19 белән авыру очракларының бераз артуы күзәтелә - бер-ике очракка, дип хәбәр итте ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда соңгы тәүлектә COVID-19 белән авыруның 27 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 17-се - Казанда.
«Безне бигрәк тә җәмәгать транспортындагы вәзгыять борчый, - дип билгеләде М.Трофимова. - Бер атна элек без Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә 37 автобус маршрутына рейд үткәрдек. Нәтиҗәләрне бик аянычлы дип атарга була: 14 маршрутта кондукторларның һәм күпчелек пассажирларның битлек кулланмавы ачыкланды. Моннан тыш, идарә адресына даими рәвештә гражданнар мөрәҗәгатьләре килә, алар шулай ук куркынычсызлык чаралары һәрвакытта да үтәлми, дип нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә, дип өстәде ул.
Пассажирлар да, автобуслар экипажы да, троллейбуслар һәм метро хезмәткәрләре дә битлекләрдә булырга тиеш, дип ассызыклады ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары. Автобус йөртүчеләр битлекләрне ябык кабинада эшләгән һәм аларның пассажирлар белән туры элемтәсе булмаган очракта гына кулланмаска мөмкин. Калган барлык очракларда битлек киеп йөрү мәҗбүри.
Моннан тыш, кондукторлар пассажирлардан битлекләр киюне таләп итәргә тиеш. Әмма еш кына алар үзләре дә шәхси саклану чараларын кулланмый, дип билгеләде спикер.
«Бигрәк тә транспортта пик сәгатьләрдә социаль дистанцияне саклау мөмкин түгел диярлек, һәм бу очракта битлек бердәнбер саклану механизмы булып тора, - дип аңлатты М.Трофимова. - Әгәр бөтен кешедә битлекләр булса, пассажирның үзен ничек хис итүенә бәйсез рәвештә, бәлки анда авыруның башлангыч билгеләре бардыр, битлек сәламәт пассажирларны авырудан 100%-ка диярлек саклый»".
Казан буенча профилактик эшкә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең 100 хезмәткәре җәлеп ителгән, алар транспорттан тыш сәүдә объектларын да тикшерәләр. Предприятие хезмәткәрләре арасыннан хокук бозучыларга карата административ йогынты ясау чаралары кулланыла.
Битлек һәм перчаткалар хәзерге шартларда кондукторлар һәм машина йөртүчеләр униформасының мөһим атрибутына әйләнде, дип билгеләп үтте Денис Калинкин. «Гражданнардан таләп иткәнче, кагыйдәләрне үзебезгә үтәргә кирәк», - дип ассызыклады ул.
ТР башкаласында тикшерүләрне Транспорт комитетының контроль-ревизия хезмәте дә үткәрә. Сентябрьдә битлек режимын үтәү контроле көчәйтелде, 5116 хәрәкәтчән состав берәмлеге тикшерелде һәм битлекләрсез 3 меңгә якын пассажир ачыкланды, дип билгеләде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров. Пассажирларның күбесе битлекне кисәтүләрдән соң кигән, ә тагын 100-дән артык кеше, кисәтүләргә игътибар бирмичә, салоннардан төшерелгән.
«Муниципаль автотранспорт предприятиеләрендә рейдлар нәтиҗәләре буенча битлексез 158 кондуктор ачыкланган, нәтиҗәдә 109 кеше шелтә алган, 49 кондуктор сентябрь өчен премияләрдән мәхрүм ителгән, - дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. - Кабат хокук бозулар ачыкланганда, эштән чыгаруга кадәр, күпкә катгыйрак җәза чаралары күреләчәк».
Шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте һәм Эчке эшләр министрлыгының узган атнада үткәрелгән рейдлары нәтиҗәләре буенча Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы 2-нче номерлы ПАТП һәм 4-нче номерлы ПАТП җитәкчеләренә шелтә белдерү турында карар кабул итте. Бу атнада транспортта контроль-ревизия чаралары дәвам итәчәк.
Барыбыз да дөнья буенча да, Россиядә дә коронавирус белән авыру буенча үсә баручы саннарны күрәбез, дип билгеләп үтте Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары. «Безнең урамнарда, транспортта, кибетләрдә кешеләрнең тынычлануы күренә. Без аларны бик яхшы аңлыйбыз: әлбәттә, боларның барысыннан да арыганлык бар. Ләкин мин сезне куркынычның саклануын истә тотарга чакырам. Без авырырга теләмибез, якыннарыбыз өчен борчылабыз, димәк, профилактика һәм куркынычсызлык чараларын үтәргә кирәк», - диде Д.Калинкин.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте киңәшләрен үтәү тагын да катгыйрак чаралар кабул итмәскә ярдәм итәргә мөмкин, дип өстәде Д.Калинкин. «Бүген, күпләрнең якыннары авыруны кичергәч, коронавируска ышанмаган нигилистлар саны кимеде. Битлек кигән кеше үзен генә сакламый - ул иҗтимагый куркынычсызлыкны тәэмин итә. Шуңа күрә әйдәгез белгечләр белән бәхәсләшмик, - диде ул. - Ошыймы яки ошамыймы, ә транспортта, сәүдә учреждениеләрендә һәм предприятиеләрдә куркынычсызлык чараларының үтәлүе контрольдә тотылачак, чөнки без шәһәрдә эпидемиологик вәзгыять өчен җаваплы. Дискуссияләрне коронавирусны җиңгәч үткәрербез, ә хәзер барыбыздан да җаваплы мөнәсәбәт таләп ителә».
Шәһәрнең барлык транспорт предприятиеләрендә коронавирус инфекциясе таралуны булдырмауга юнәлтелгән профилактик чаралар дәвам итә, дип хәбәр итте И.Шакиров. Шулай итеп, шәһәр җәмәгать транспортының хәрәкәтчән составы Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тәкъдим иткән дезинфекция чаралары белән эшкәртелә - бу чаралар эшкәртү вакытыннан алып тәүлек дәвамында үз үзлекләрен саклый. Линиядә кондукторлар хәрәкәтчән состав салоннарында, нигездә соңгы тукталышларда, 8-10 минут дәвамында үтәли җилләтүне тәэмин итәләр.
Предприятиеләрнең үзләрендә хезмәткәрләрнең температура контроле көйләнгән, югары температура ачыкланган очракта, аларның барысы да эштән читләштерелә һәм линиягә чыгуга юл куелмый. Кондуктор составы тагын бер тапкыр кисәтелгән һәм эш вакытында битлекләрне һәм перчаткаларны мәҗбүри йөртү турында инструкция үткәрелгән.