Республикада соңгы атнада СОVID-19 белән авыру 18%ка кимегән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче декабрь, Алинә Бережная). Татарстанда соңгы дүрт атна дәвамында яңа коронавирус йогышы белән авыручылар саны кими. Бер атна эчендә генә дә авыручылар саны 18%-ка кимегән. Әмма, уңай динамикага карамастан, республикада Яңа елга кадәр QR-кодлар системасын гамәлдән чыгармаячаклар. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.
Татарстанда COVID-19га тест бирүнең югары темплары саклана, тәүлек эчендә 12 мең 153 тикшерү уздырылган, колачлау 100 мең кешегә 309 кеше туры килә. Шул ук вакытта, Марина Патяшина сүзләренә караганда, кискен респиратор вируслы инфекция симптомнары булган барлык пациентлар да тест узарга тиеш.
Коронавирус белән авыручылар саны кимүнең уңай динамикасына карамастан, кискен респиратор вируслы инфекция һәм грипп белән авыручылар санының югары күрсәткечләре саклана. Бер атнада 25 мең 634 авыру, 66 грипп очрагы ачыкланган. «Гриппка һәм кискен респиратор вируслы инфекцияләргә каршы вакцинация тәмамланырга санаулы көннәр калды. Барлыгы республикага 1 млн 16 мең доза вакцина килде, 41 мең кешегә прививка ясыйсы калды», – дип хәбәр итте Марина Патяшина.
Коронавирус белән авыручылар саны кимү белән беррәттән авырулар өчен ятаклар саны да кими. «Иң кызу чордан санаганда, ятаклар саны яртылаш диярлек кимегән. Хәзерге вакытта 3,5 мең ятак җәелдерелгән. Медицина оешмаларының бер өлеше штатлы эш режимына күчте», – дип сөйләде ТР сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов.
Коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Республикада халыкның 74%-ы вакцинацияләнгән. Гомумән алганда, прививканы 2 млн 251 мең 612 кеше ясаткан, 1 млн 857 мең 896 кеше вакцинаның икенче компонентын алган. Шулай ук Татарстан 12-17 яшьлек балалар өчен «Спутник М» вакцинасын көтә, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгына заявка җибәрелгән инде.
Марина Патяшина сүзләренчә, Яңа елга кадәр прививка кампаниясе тәмамланмаячак. «Без бу вакцина кампаниясен декабрьдә төгәлләргә теләгән идек. Әмма бүген вакцинацияләнүчеләр санының шактый кимүе күзәтелә. Декабрьдә, мөгаен, без төгәлләмәбез, һәм моны гыйнварда эшләрбез дип бик өметләнәбез, шуңа күрә Яңа елга кадәр бернинди дә QR-кодларны гамәлдән чыгару планлаштырылмый», – дип билгеләде Марина Патяшина. Ул ассызыклаганча, бу чара халык өчен рәхәт түгел, әмма чарасызлыктан. Әмма Яңа елга ТР Министрлар Кабинетының корпоратив кичә үткәрү һәм Яңа ел төнендә җәмәгать туклануы эшенә чикләүләрне йомшартуга кагылышлы чираттагы карары чыгачак, дип хәбәр итте Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе.
Балаларның бакчаларда уза торган бәйрәмнәренә QR-кодлы ата-аналарга керү рөхсәт ителә, дип искәртте ул. Чыршы бәйрәмнәренә килгән барлык балалар һәм өлкәннәр фильтр аша узарга тиеш. Чарада барлык өлкәннәр битлекләрдә булырга тиеш.
Театр тамашалары уздырганда тамаша залы 70%-тан да артык тулмаска тиеш.
Балаларны өйдә тәбрикләүче аниматорларга килгәндә, Марина Патяшина ата-аналарны аларны хезмәтләренең бәясенә генә карап түгел, ә вакцинация турында сертификат булуына да игътибар итеп сайларга чакырды. «Аниматорлар – ул аларны чакыручыларның җаваплылыгы, якындагы атналарда булачак бәйрәмне бозарга җиңел», – дип ассызыклады ул.