COVID-19 таралу куркынычын киметү буенча өстәмә чаралар турындагы карар 28-нче октябрьдә үз көченә керә.
Фото: Денис Гордийко
Моннан тыш, субъектлар башлыкларына, санитар-эпидемиологик вәзгыятьтән чыгып, тамаша-күңел ачу чараларын үткәрүне һәм 23.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәтүне тыярга киңәш ителә. Шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җәмәгать транспортында, таксида, кешеләр күпләп була торган урыннарда, аерым алганда, сәүдә объектларында, җәмәгать туклануы объектларында, театр-тамаша, мәдәни-агарту чаралары үткәрү урыннарында дезинфекцияне көчәйтергә чакыра.
Яңа карар нигезендә төбәкләргә лаборатор тикшеренүләрне 100 мең кешегә кимендә 150 тест (уртача тәүлеккә 7 көн) колачлау дәрәҗәсен тәэмин итәргә кирәк.
Исегезгә төшерәбез, Россиядә бер тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 16 мең 550 очрагы теркәлгән. Татарстанда СОVID-19 белән зарарлануның 45 яңа очрагы теркәлгән.