Сулыклар бактериологик күрсәткечләр буенча тикшерү узмаган.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче май, Алинә Бережная). Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе Казан пляжларында суның лаборатор тикшерүләрен үткәрде. Ике сулык – Зур Аккош һәм Тирән күлләр – бактериологик күрсәткечләр буенча тикшерү узмаган, аларда су коену тыелган. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
Татарстанда барлыгы 20 пляж ачарга планлаштыралар, шуларның бишесе Казанда – «Локомотив», «Түбән Заречье», «Тирән күл», «Комсомол күле» һәм «Зур Аккош күле».
Исегезгә төшерәбез, Казанда су коену сезоны 1-нче июньдә старт ала. 2021 елдан Россиядә пляжлардан файдалану буенча яңа кагыйдәләр эшли, алар турында элегрәк Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында сөйләделәр. Татарстан Республикасы башкаласында биш пляждан тыш, сулыкларда ял итү өчен өстәмә өч урын оештырыла: Аккош күле, Зөбәрҗәт күле янында һәм Җиңү паркында.