Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.04.2019, 16:15

Россия кулланучылар күзәтчелеге геморрагик бизгәкне профилактикалау чаралары турында искә төшерә

Тычкан бизгәге белән зарарлануны ышанычлы кисәтү өчен дачалар, бакчалар, шәхси корылмалар һ.б. территорияләрдә кимерүчеләрне юк итәргә кирәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче апрель). Татарстан территориясе бөер синдромы булган геморрагик бизгәкнең табигый чыганагы булып тора. Һава торышы һәм азык булган шартларда агымдагы елның язына ясалган фаразлаулар буенча, вак тычкансыман кимерүчеләрнең саны артуы көтелә. Шуңа бәйле рәвештә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре геморрагик бизгәкне профилактикалау чаралары турында искә төшерә.

Бөер синдромы булган геморрагик бизгәк - вируслар китереп чыгара торган кискен йогышлы авыру. Табигать бөер синдромлы геморрагик бизгәк өчен инфекцияләр чыганагы урыны булып тора. Бөер синдромлы геморрагик бизгәкнең табигать чыганаклары яфраклы һәм катнаш урманнарда, урман-дала ландшафтларында формалаша. Тычкансыман кимерүчеләр табигатьтә вирусның резервуары булып тора: катнаш урманнарда яшәүче җирән кыр тычканы, шулай ук кыр тычканы, сары тычкан, гади кыр тычканы, йорт тычканы, соры күсе, шуңа күрә чирне дә «тычкан» бизгәге дип атыйлар.

Еш кына кеше тычкан бизгәге вирусы белән зарарланган тузанны сулаганда чирне йоктыра, шулай ук кимерүчеләрнең бүлендекләре тигән су, азык-төлек продуктлары, яшелчә һәм җиләк-җимеш кулланган вакытта зарарлана. Авыру күпчелек очракта авыл хуҗалыгы эшләре, урман эшкәртү, бакча һәм бакча кишәрлекләрендә эш иткәндә, җиләк-җимеш һәм гөмбә җыю өчен урманга барганда, табигатьтә ял иткәндә килеп эләгә. Зарарланудан алып авыру башланганчыга кадәрге вакыт 7-дән 25 көнгә кадәр тәшкил итә, уртача алганда 17 көн уза, сирәк очракларда – 40 көн.

Зарарланудан котылу өчен профилактика чараларын үтәргә кирәк. Урманга барганда шәхси гигиена чараларын төгәл үтәргә, савыт-саба һәм ризыкны үлән өстенә, агач төпләренә куймаска, моның өчен махсус клеенка кулланырга кирәк.

Кимерүчеләр зыян салган яки пычранган продуктларны куллану катгый тыела. Эчә торган су кайнатылган булырга тиеш. Азык-төлекне кимерүчеләр керә алмаслык урыннарда сакларга кирәк.

Тычкан бизгәге белән зарарлануны ышанычлы кисәтү өчен дачалар, бакчалар, шәхси корылмалар һ.б. территорияләрдә кимерүчеләрне юк итәргә кирәк, дип билгеләп үтелә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе сайтында.

Барлык яңалыклар