2021 ел башыннан бирле республикада яшәүчеләр кулланучылар хокукларын яклау өчен 5 меңнән артык тапкыр мөрәҗәгать иткән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче ноябрь, Камилә Гобәйдуллина). Ел башыннан татарстанлылар үзләренең кулланучылар хокукларын яклау өчен 5,2 мең тапкыр мөрәҗәгать иткән. Бу ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсендә бу чорда кабул ителгән барлык гаризаларның яртысы диярлек. Мөрәҗәгатьләрнең күбесе күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатына карата шикаятьләр, дип хәбәр итте «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова.
«Хезмәт күрсәтүләргә бәйле шикаятьләрнең топ өчлегенә финанс хезмәтләре күрсәтүче банклар һәм оешмалар эше буенча, кулланучылар хокукларының дистанцион сәүдә вакытында бозылуы буенча һәм көнкүреш хезмәтләре күрсәтү сыйфаты буенча мөрәҗәгатьләр керде»,– дип сөйләде ул һәм конфликтларның еш кына кешеләрнең документларны игътибарсыз укуы аркасында килеп чыгуын әйтте. Мәсәлән, банклар килешү төзегәндә еш кына өстәмә хезмәтләр тәкъдим итә. Алар законда каралган, әмма кеше алардан шулай ук баш тартырга да хокуклы. Белгечләр кулланучыга кем хезмәт күрсәтүен, аларга нәрсә керүен һәм нинди бәягә төшүен җиткерергә тиеш, әмма боларны барысы да эшләми. Еш кына мондый хезмәтләр башта шартнамәгә кертелә, өстәвенә, бәясе күрсәтелмичә, ә клиент аны имза куер алдыннан укымый.
«Теләсә нинди килешүне игътибар белән укырга һәм барлык пунктлар белән риза булган очракта гына имзаларга кирәк. Кредит оешмасында болай гына шартнамәнең барлык битләренә имза куюны сорамыйлар. Мондый очракларда банкның үз хезмәтләрен тагуын исбатлау бик кыен була», – дип кисәтте Марина Трофимова.
Ул билгеләп үткәнчә, 5,2 мең мөрәҗәгать каралганнан соң 1,7 мең хокук бозучы административ җаваплылыкка тартылган. Билгеләнгән штрафлар суммасы 14 млн сумга якын тәшкил иткән. 310 административ эш кузгатылган, 4 млн сум штраф салынган. Шулай ук идарә финанс хезмәтләреннән файдаланучыларның хокукларын яклау буенча 320 суд процессында катнашкан, нәтиҗәдә, зыян күрүчеләргә 16,5 млн сум бирелгән, шул исәптән 1,5 млн сум – мораль зыян өчен.
2021 елда яңа яки тотылган машиналарны сатканда автосалоннарның намуссыз эшенә карата күп шикаятьләр килә. Мондый хәл Татарстанга гына түгел, башка төбәкләр өчен дә хас. «Кешеләр тәкъдим ителгән комплектациядә машина сатып ала алмый, аларга өстәмә җиһазлар, опцияләр һәм хезмәтләр көчләп тагыла», – дип хәбәр итте Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары.
Ул алдан ук башка сатып алучыларның бәяләмәләрен укырга, автосалонның рәсми дилер булу-булмавына игътибар итәргә һәм шартнамә вак шрифт белән язылган булса да барлык пунктларын укырга киңәш итә.
Шулай ук Марина Трофимова искәрткәнчә, хәзер кешеләрдә отышлы сатып алулар белән ассоциацияләнә торган акцияләр һәм ташламалар белән сату чоры башлана. Аның сүзләренчә, еш кына кешеләр онлайн-шоппинг сайлый һәм мошенниклар кулына эләгә.
«Исегезгә төшерәсе килә, әгәр дә сез ташламалар вакытында сатып алган булсагыз да, сезнең барлык булган кулланучы хокукларыгыз сакланачак. Сез шулай ук товарның сыйфаты тиешенчә булмаса, һәм ул сезгә туры килмәгән очракта ике атна эчендә алмаштырырга яки кире кайтарырга хокуклы. Һәм, әлбәттә, сатулар башланыр алдыннан без продукт бәясен өйрәнергә киңәш итәбез, чөнки сатучылар еш кына псевдоташламалар ясый», – дип билгеләде ул.
Моннан тыш, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсендә сатучының үзе турында мәгълүматны яшермәвенә инанырга киңәш итәләр. Сайтта яки кушымтада сатучының фирма исеме, аның урнашу урыны, эш режимы, юридик затлар өчен ОГРН, фамилиясе, исеме, әтисенең исеме һәм шәхси эшмәкәрләр өчен ОГРНИП күрсәтелгән булырга тиеш.
Төп максаты - ташламалы товарлар сату түгел, ә шәхси мәгълүматларны һәм дистанцион банк хезмәте күрсәткәндә операцияләрләр өчен түләү карталары һәм парольләре турындагы мәгълүматларны җыю булган фишинг сайтлар һәм ресурслардан сак булырга кирәк.
Искә төшерәбез, бүген Бөтендөнья сыйфат көне билгеләп үтелә, 8-14-нче ноябрь көннәрендә тематик сыйфат атналыгы уздырыла. Татарстанда белгечләр консультациясен түбәндәге кайнар линия номерлары буенча алырга мөмкин: +7(843)221-90-16 (ТР буенча гигиена һәм эпидемиология үзәге), +7(917)224-87-94 (Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе).