Укучылар аларны көз көне язарлар дип планлаштырыла.
Фото: Денис Гордийко
РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре бу елның март һәм апрелендә COVID-19 инфекциясе арту ихтималы турында кисәттеләр. Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте башлыгы Анзор Музаев билгеләп үткәнчә, бөтенроссия тикшерү эшләре – күп сандагы кешеләр катнаша торган чара, шуңа күрә авырулар санын арттыруны булдырмау максатыннан эшләрне язу вакытын күчерү турында карар кабул ителгән. Шулай ук ул бөтенроссия тикшерү эшләре язган мәктәпләр аларны кабат башкармаячак, алынган нәтиҗәләрне системага кертү дә җитә, дип билгеләп үтте.
Бөтенроссия тикшерү эшләрен үткәрү турындагы мәгълүмат РФ субъектларының башкарма хакимият органнарына өстәмә рәвештә җибәреләчәк, дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте матбугат хезмәте.