Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар экспозицияне 23 нче июньгә кадәр карый алачак
Фото: Денис Гордийко
Беренче тапкыр «Роскосмос» дәүләт корпорациясе илне космоска очулары һәм орбиталь станцияләрдә фидакарь эшләре белән данлаган Совет һәм Россия хатын-кызларына багышланган уникаль фотокүргәзмә тәкъдим итә. Камера объективлары аларны көчле һәм сылу, кыю һәм күңелгә үтеп керерлек, тормышка һәм үз эшләренә бирелгән һәм гашыйк җаннар итеп истә калдырган.
Күргәзмә 14:00 сәгатьтә элеккеге Спас-Преображенск монастыре территориясендә ачыла. Ул 23 нче июньгә кадәр дәвам итәчәк, экспозициягә теләгән һәркем килә ала, дип хәбәр иттеләр музей-тыюлыкның матбугат хезмәтендә.