Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче гыйнвар). Гыйнвар аеннан ата-аналар, декрет ялыннан вакытыннан алда чыккан очракта, баланы карау буенча пособие алуны яшь ярымга кадәр дәвам итәчәк дигән закон үз көченә керде. Ә инде 1 нче февральдән түләүләр индексацияләнәчәк.
Яңа закон тулы булмаган көнгә чыгарга яки өйдә эшләргә ниятләгән кешеләргә дә кагылачак. Декрет чорында эш урынын алмаштырган ата-аналарның да пособиесе сакланачак.
Бүгенге көндә вакытлыча эшкә яраксызлык һәм 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча пособиеләрнең максималь күләме эшләүче ата-аналар өчен аларның уртача хезмәт хакының 40% ын тәшкил итә. Минималь айлык түләү – 8,5 мең сум, ә максималь – 33,2 мең сум, дип хәбәр итә РФ Социаль фондының ТР буенча матбугат хезмәте.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, элек ата-аналар декрет ялында түләүләрне алар эшкә йөрмәгән һәм хезмәт хакы алмаган очракта гына ала алган.