“Зур гаилә уеннарында” катнашучылар белән 181-нче мәктәптә Р.Миңнеханов, И.Метшин, Р.Борһанов һәм башкалар очрашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче март). Рөстәм Миңнеханов Зур гаилә уеннары – “Гаилә белән Хезмәт һәм оборонага әзер” һәм “Без бергә” фестивальләрендә катнашучылар белән Казанның 181-нче мәктәбендә очрашты.
1224 укучыга исәпләнгән күп профильле мәктәп 2017 елның 1 сентябрендә ачылды, хәзер анда 1 сыйныфтан 8 сыйныфка кадәр 843 казанлы белем ала. Аның нигезендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен дәресләр, спорт һәм мәдәни чаралар уздырыла, бадминтон үзәге эшли. Мәктәпкә керергә теләүчеләр саны арта – киләсе уку елында бер үк вакытта алты беренче класс ачу планлаштырыла.
Рөстәм Миңнеханов мәктәп ашханәсендә, декоратив- гамәли иҗаткүргәзмәсендә, “Минем Россия” фотокүргәзмәсендә, аннан фестиваль мәйданнарында булды. “Гаилә белән Хезмәт һәм оборонага әзер” Татарстанның белем бирү учреждениеләрендә “Хезмәт һәм оборонага әзер” (ГТО) Бөтенроссия физик культура-спорт комплексы кышкы фестивале кысаларында оештырыла. Беренче тапкыр анда укучылардан кала аларның ата-аналары катнаша. Командалар ГТО номаларын йөзү, озынлыкка урыннан сикерү, тартылу, чаңгы ярышлары, пневматик винтовкадан ату һ.б. дисциплиналар буенча тапшыралар. ТР Президенты әлеге инициативаны хуплады һәм ата-аналарны әлеге процесска активрак кушылырга өндәде. “Балаларның ата-аналары белән бергә спорт чараларында ничек катнашуларын, иҗади күргәзмәләр оештыруларын күрдек, - диде ул. – Һәм бу бик мөһим, чөнки ата-аналар мисалында үсеп килүче буыныбыз тәрбияләнә”.
181-нче мәктәпне республика башлыгы югары бәяләде һәм Татарстанда мәгариф учреждениеләренең материаль-техник базаларын ныгыту өчен күп эш башкарылуын, белем бирүнең заманча ысуллары һәм алдынгы технологияләр куллануны билгеләп үтте. “Балаларыбызга мираска бина, йорт, акча калдыра алабыз, әмма иң мөһиме – белем. Шуңа да балаларыбызга сыйфатлы белем бирергә кирәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Чарада шулай ук Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, ТР Премьер-министр урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов, Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров, Казанның Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов һ.б. катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.