Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.02.2020, 13:25

Казан укучыларының әти-әниләре рус теленнән БДИ тапшырачак

Акциядә барлык теләүчеләр – булачак чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре, җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, журналистлар катнаша ала.

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче февраль). Казан укучыларының әти-әниләре рус теленнән БДИ тапшырачак. Алар 18-нче февральдә «Әти-әниләр белән бергә БДИ тапшыруның бердәм көне» Бөтенроссия акциясенә кушылачак.

Акциядә барлык теләүчеләр катнаша ала - беренче чиратта булачак чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре, җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, журналистлар. Бу көнне ата-аналар белән бергә Казан Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов та рус телен белүдә үз көчләрен сынаячак.

Чара барышында ата-аналар БДИда теркәлү ни рәвешле узуын һәм аудиторияләрдә утырту ничек оештырылуын, БДИда катнашучыларның эш урыннары нинди булуын, имтихан үткәрү пунктында контроль-үлчәү материаллары ничек бастырылуын һәм сканерлануын белә ала.

Тест бер сәгатькә исәпләнгән. Акциядә катнашучыларның эшләрен тикшерү өчен рус теле һәм әдәбияты укытучылары, шул исәптән фән комиссиясе экспертлары арасына керүчеләр дә җәлеп ителәчәк.

Казанда акция Киров районының Гладилов ур., 24-нче йорт адресы буенча урнашкан 81-нче номерлы мәктәбендә 10.00 сәгатьтә узачак. «Ата-аналар белән бергә БДИ тапшыруның бердәм көне»нә кушылу өчен, казанлыларга үз районының мәгариф бүлекләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Быел бөтенроссия акциясе дүртенче тапкыр уза. Беренче тапкыр ул 2017 елның февралендә узды. Ул вакытта аңа Россиянең 50 төбәгеннән өч меңнән артык ата-ана кушылган.

Барлык яңалыклар