В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Балигъ булмаганнарга җәмәгать тәрбиячеләре билгеләнә
Кичә Казанда балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия утырышы узды, анда Горький шоссесының җәяүлеләр кичүләрендә лифтларда вандализмда гаепле яшүсмерләргә карата карарлар кабул ителде. Яшьләр белән тәрбия эшен көчәйтергә кирәк булганлыктан, яшүсмерләрнең һәрберсенә җәмәгать тәрбиячесе билгеләнәчәк. Шулай ук аларның ата-аналарына, ата-ана бурычын тиешенчә үтәмәгән өчен, шул исәптән балалары төнге сәгатьләрдә олылардан башка җәмәгать урыннарында йөргәнгә административ штраф салынды. Утырышны район администрациясендә Киров һәм Мәскәү районнарының балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе рәисе Денис Сугоняко үткәрде.
Денис Гордийко фотосы
Узган айда 14 яшьтән алып 17 яшькәчә 4 яшүсмер Горький шоссесындагы җәяүлеләр кичүендә урнашкан лифтлардагы җиһаз элементларын сафтан чыгарган иде. Хокук бозучылар аңлы рәвештә Окольная урамы, 18 йорт һәм Горький шоссесы, 2«А» йорты, 1 корпус арасындагы җәяүлеләр кичүләрендәге җәмәгать лифтларына зыян салган.
Гомумән алганда, балигъ булмаганнар яктырту системасын җимергән. Моннан тыш, лифт кабинасындагы бер боерык панеле, бер тотка, катларны күрсәтә торган дүрт чакыру төймәсе, алты ишекне ачу/ябу төймәсе, ике диспетчер белән элемтәгә керү төймәсе, бер сыгылмалы/шлейф кабель, кат мәйданчыкларында өч лифт кабинасын чакыру посты, алты видеокүзәтү камерасы, шахта ишекләрендә ике йозак, ике кабина ишеге, кабина ишеге белән идарә итүгә кагылышлы бер блок, бер сөйләшү җайланмасы һәм 1 роутер ватылган.
Балигъ булмаганнар эшләре комиссиясендә ата-аналары һәм белем бирү учреждениеләре вәкилләре белән өч яшүсмер катнашты. Хокук бозган дүртенче катнашучы сәламәтлеге начараеп китү сәбәпле, утырышка килә алмаган.

Эшне карау нәтиҗәләре буенча законлы вәкилләргә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Административ кодексының ике маддәсе буенча: ата-ана бурычын тиешенчә үтәмәгән (5.35 маддә) һәм балаларның комендант сәгатеннән соң законлы вәкилләрдән башка урамда булулары өчен (3.11 маддә) штраф рәвешендә җәза билгеләнгән. Штрафлар кодекста каралган иң зур күләмдә – ике мең һәм бер мең сум дип билгеләнгән.
Шулай ук ата-аналарны шәһәр оешмаларының берсе балансында булган инфраструктура объектларын торгызу бәясен капларга тиеш булулары турында кисәттеләр. Зыян суммасы һәм аны каплау ысулы мәсьәләсе оешма һәм ата-аналар арасында судта хәл ителәчәк.
Денис Сугоняко район комиссиясе әгъзалары, шәһәрнең балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы сәркатибе Наталья Кәримова белән бергә әлеге күңелсез вакыйгада катнашкан һәр кеше белән аерым сөйләште.
Яшүсмерләрнең әти-әниләре әлеге вакыйганың аларның гаиләләре өчен чын тетрәнү булуы хакында җиткерделәр һәм мондый очрак башка кабатланмаячак, дип белдерделәр. Күңелсез хәл булган вакыттан бирле алар көн саен балалар белән әңгәмәләр үткәргәннәр.
Утырыш барышында комиссия әгъзалары мәгариф учреждениеләренә яшүсмерләргә җәмәгать тәрбиячесе билгеләргә һәм аларга карата тәрбия эшен көчәйтергә кушты.
Очрашу азагында комиссия әгъзалары ата-аналарга балаларын укудан тыш дәресләргә йөртергә киңәш итте һәм аларга «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе карамагындагы район бүлекчәләрендә гамәлгә ашырыла торган бушлай юнәлешләр исемлеген тапшырды. Профилактика һәм тәрбия чарасы сыйфатында балаларны зыян күргән объектларны торгызу эшенә җәлеп итәргә тәкъдим иттеләр.
Җинаять эше буенча өстәмә тикшерү үткәрелә, аның нигезендә карар соңрак чыгарылачак.