Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.05.2025, 17:34

«Иҗат ит, Казан!»: шәһәр халкын бушлай рәсем дәресләренә чакыралар

Дәресләр һәр якшәмбе көнне узачак

Казанда 1 июньнән ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее ишегалдында зурлар һәм балалар өчен «Иҗат ит, Казан!» дип аталган бушлай дәресләр башланачак. Катнашучылар төрле рәсем техникасын үзләштерәчәкләр, төсләр сайларга һәм төрле буяулар белән эшләргә өйрәнәчәкләр.

Һәр якшәмбе ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее ишегалдында ике 1,5 сәгатьлек сәнгать дәресе узачак. Анда теләге булган һәркем рәсем сәнгате техникасын үзләштерәчәк, карандаш белән тигез нечкә сызыклар ясарга, акварель һәм акрил буяулар белән рәсем ясарга өйрәнә алачак. Дәрес өчен барлык материалларны да урында бирәчәкләр.

«Ачык һавада дәресләр — мавыгу гына түгел, оста педагоглар җитәкчелегендә башкарыла торган иҗади очыш та ул. Кояшлы һава торышы һәм Казан пейзажларының матурлыгы монда ярдәм итә», — дип билгеләп үтте Россиянең социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

ТР социаль фонды матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, проект инде бишенче ел гамәлгә ашырыла. Ул эшләү дәверендә 200дән артык дәрес үткәрелде, аларда 3 меңгә якын республика кешесе һәм кунаклары катнашты.

Теләге булган һәркем катнаша ала, моның өчен сылтама буенча теркәлү узарга кирәк. Дәресләргә язылу чарага бер атна кала җомга көнне ачыла. Беренче дәрес 11:00 дә башлана.
Барлык яңалыклар