Проект авыр һәм дәваланмый торган чирләре булган балаларга паллиатив ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы октябрь). Яшь казанлылар «Кыш бабай яхшы хәбәрләр китерә!» девизы астында Бөтенроссия сынлы сәнгать хәйрия конкурсында катнаша ала. Проект авыр һәм дәваланмый торган чирләре булган балаларга паллиатив ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Россия почтасы һәм «Балалар хосписы» хәйрия фондының уртак конкурсына 6-17 яшьлек балалар бакчалары, интернатлары, мәктәпләре һәм башка белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләр үз эшләрен җибәрә ала. Төрле техникада – май, акварель, тушь, график яки катнаш техника сурәтләрендә ясалган рәсемнәр кабул ителә. Иҗади ярыш нәтиҗәләре буенча Россия почтасы җиңүчеләр рәсемнәре төшерелгән хәйрия открыткалары чыгарачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Исегезгә төшерәбез, Казан почта бүлекчәләрендә «Игелек агачы» хәйрия акциясе дәвам итә, аның кысаларында теләге булган һәр кеше нинди дә булса социаль учреждение адресына нинди дә булса басма яздыра ала.