Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.06.2020, 16:52

Рима Мөхәммәтшина: «Әти-әниләребезнең аңын үзгәртергә тиешбез - алар мәктәп туклануына йогынты ясый ала»

«Замбези елгасы» зоопаркында «Әни барысын да белә» проекты кысаларында чираттагы очрашу узды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы июнь, Алена Мирошниченко). Бүген Казанның «Замбези елгасы» зоопаркында «Әни барысын да белә» проекты кысаларында чираттагы очрашу узды. Ике ел дәвамында Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты актив әниләрне, блогерларны, диетологларны һәм битараф булмаган шәһәр кешеләрен балаларның сәламәт туклануы һәм аны популярлаштыру темасы буенча фикер алышу өчен җыя, шул исәптән мәктәптә.

Очрашуда катнашучылар сәламәт туклануны алга сөрү, казанлыларны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү өчен иң нәтиҗәле каналлар, ресурслар һәм форматлар турында сөйләште. Фикер алышуга дистанцион режимда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева да кушылды.

Очрашуны ачып, Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты директоры Рима Мөхәммәтшина сәламәт туклану темасы буенча фикер алышуның мөһимлеген билгеләп үтте. «Өч бала әнисе буларак, департаментта эшли башлаганчыга кадәр, мин мәктәптә балаларның ни белән туклануын уйлап та карамадым. Алар миңа аларны тәмсез ашаталар дигән вакытта, мин: «Ашама алайса», - дип җавап бирә идем, - дип сөйләде Рима Мөхәммәтшина. - Мин әлеге мәсьәләнең мөһимлеген һәм туклануның балалар сәламәтлегенә ничек йогынты ясавын аңламаганмын».

Аның сүзләренә караганда, мәктәп менюсын формалаштырганда ата-аналарның фикере исәпкә алына. «Әти-әниләрнең аңын үзгәртергә тиешбез - алар үзебезгә бәйле булган нәрсәләрне үзгәртә алуны аңларга тиешләр. Без әниләрне нәрсә борчыганын аңлау өчен бергә җыелабыз һәм алар безгә камилләшер өчен ярдәм итсеннәр өчен. Әниләр - безнең төп киңәшчеләребез. Бергәләп уртак эш башкарабыз - балаларыбызның сәламәтлеге турында кайгыртабыз», - дип ассызыклады спикер.

Блогер, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет әгъзасы Алинә Гыймалтдинова проектның даими катнашучысы булып тора. Аның Instagram социаль челтәре аудиториясендә 217 меңнән артык кеше исәпләнә, аларның күбесе - әниләр. «Мин проект белән озак вакыт дәвамында хезмәттәшлек итәм. Яңартылган мәктәп менюсын карадым, департаментта экскурсиядә булдым, - дип сөйләде Алинә Гыймалтдинова. - Әлеге мәгълүмат минем аудитория өчен бик мөһим, ләкин аны дөрес җиткерергә кирәк, чөнки балаларны тукландыру темасы һәр ата-ана өчен актуаль».

ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева билгеләп үткәнчә, әниләр белән очрашулар даими рәвештә үткәреләчәк. «Пандемия вакытында алынган тәҗрибә безгә дистанцион очрашулар технологиясен үзләштерергә мөмкинлек бирде. Хәзер ата-аналар җыелышын Instagram, медиа шәхесләр, докторларны җәлеп итеп, конференцэлемтә режимында үткәрергә мөмкин. Хәзер бездә табибларның зур бергәлеге тупланды, мин аларны бик теләп мәктәп укучыларының әти-әниләре белән таныштырырга җыенам», - диде Л.Фазлыева һәм очрашуда катнашучыларга спикерлар чыгышы өчен темалар яңгыратырга тәкъдим итте.

Бүген департамент белгечләре сәламәт туклануны популярлаштыру ысуллары - лекцияләр, туклану комбинатында экскурсияләр, кулинария мастер-класслары һәм мәктәп пикниклары турында сөйләделәр.
Фоторепортаж
«Әни барысын да белә» проекты катнашучылары мәктәп укучылары арасында сәламәт туклануны популярлаштыру ысуллары буенча фикер алышты
Видеорепортаж
19.06.2020 14:52
Казанның «Замбези елгасы» зоопаркында «Әни барысын да белә» проекты кысаларында чираттагы очрашу узды
Барлык яңалыклар