Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.10.2022, 13:42

Рима Мөхәммәдшина: «Мобилизацияләнгән халыкны кайнар ризык белән тәэмин итү өчен сменада өстәмә рәвештә 100 кеше эшли»

Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты туклануның 1 нче номерлы гомуми нормасы нигезендә меню эшләгән.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче октябрь, Юлия Летникова). Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты мобилизацияләнгән ир-егетләрнең җыелу пунктларында кайнар ризык белән өч тапкыр тукландыру оештырган. Моның өчен сменада өстәмә рәвештә 100 кеше эшли, ә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендәге җыелу пунктында җиһазлар урнаштырылды.

Мобилизацияләнүчеләрне тукландыру ихтыяҗ тууга ук оештырылды, дип хәбәр итте өлешчә мобилизацияләүгә бәйле социаль-гуманитар мәсьәләләр буенча штаб утырышында Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәдшина. «Кыска вакыт эчендә без туклануның 1 нче номерлы гомуми нормасы нигезендә меню эшләдек. Көндәлек рацион калория, аксым, май һәм углеводлар буенча катгый балансланган», – диде ул һәм мобилизацияләнүчеләрнең рационының нормасы департаментның гадәти балалар туклануы менюсыннан шактый аерылып торуын билгеләп үтте.

Мобилизацияләнгән ир-атлар өчен ризыкларны комбинатта әзерлиләр, шуннан соң кайнар килеш егетләрнең җыелу пунктына илтәләр. Иртәнге ашка мобилизацияләнүчеләр ботка һәм ит ризыгы, йомырка, икмәк, май, кайнар эчемлек һәм печенье ала, төшке ашта – салат, аш, икенче ризык, икмәк, кайнар эчемлек һәм печенье, кичке ашта – икенче ризык, икмәк һәм чәй.

Рима Мөхәммәдшина сүзләренә караганда, туклануны оештыру өчен департамент өстәмә рәвештә ике ризык әзерләү казаны, меңнән артык гастросавытлар, 180 термос һәм 150 термопорт сатып алган. Ризыкларны ташу өчен хәрбиләр тарафыннан бирелгән термослардан һәм республика тарафыннан оператив рәвештә бүлеп бирелә торган транспорттан файдаланалар. «Туклану комбинатының кайнар цехы тәүлек буе 100% ка җәлеп ителгән», – дип ассызыклады департамент генераль директоры.

«Бүген департаментның бөтен штаты җәлеп ителде, коллектив агымдагы вәзгыятькә тиз җавап бирде. Хезмәткәрләрнең җайга салынган эше нәтиҗәсендә департамент штат режимында төп эшчәнлеген дәвам итә – укучыларны сыйфатлы тукландыра», – дип нәтиҗә ясады Рима Мөхәммәдшина.

Исегезгә төшерәбез, бүген шәһәр Башкарма комитетында өлешчә мобилизацияләүгә бәйле социаль-гуманитар мәсьәләләр буенча штаб утырышы узды. Утырыш барышында шәһәр Мэры Илсур Метшин хәзерге вакытта гамәлгә ашырыла торган һәм якын арада эшли башлаячак мобилизацияләнгән гаиләләргә ярдәм итү чараларын җиткерде.

Фоторепортаж
И.Метшин мобилизация буенча шәһәр штабы утырышын үткәрде
Видеорепортаж
05.10.2022 11:54
И.Метшин мобилизацияләнгән казанлыларның гаиләләренә ярдәм итү буенча шәһәр штабы утырышын уздырды
Барлык яңалыклар