Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.03.2025, 17:47

«Рифкать Якупов. КЫРЫМ: шәһәрлеләрне вернисажга чакыралар

Фотокүргәзмәне ачу Кырымның Россия белән яңадан берләшүе көненә багышланган

Кырымның Россия белән яңадан кушылу көне уңаеннан 18 мартта заманча сәнгать галереясендә «Рифкать Якупов. КЫРЫМ» күргәзмәсе ачылачак. Анда кырым татарларын аларның тарихи ватаннарына кайтаруга багышланган 25 эш тәкъдим ителәчәк.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рифкать Якупов Татарстан профессиональ фоторәсем мәктәбен үстерүгә зур өлеш керткән. Күп еллар дәвамында этнографик экспедицияләрдә фотограф Казан, Әстерхан, Кырым, Себер, Польша һәм мишәр татарларының төрле төркемнәрен төшергән.

1992 – 1998 елларда Рифкать Якупов Кырымда яшәгән һәм эшләгән. БМО миссиясе заказы буенча, 1995 елда фотограф элек депортацияләнгән халыкларны – кырым татарларын, грекларны, болгарларны, немецларны, әрмәннәрне кире кайтару турында репортажлар төшергән.

Уникаль фотографияләрне шәһәр халкы ТР ГМИИ өченче катындагы лекториядә (Карл Маркс ур., 57) бушлай күрә алачак, дип хәбәр иттеләр оешмада.

Рифкать Якупов – Россиядә (Мәскәү, Уфа, Симферополь) һәм якын һәм ерак чит илләрдә күп кенә фотокүргәзмәләр катнашучысы.

Барлык яңалыклар