В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экологик чараны уздыруның яңа датасы турында оештыручылар соңрак хәбәр итәчәк
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче июнь). 12-нче июнь көнне Зәңгәр күлләрнең яр буе территориясен җыештыру буенча экологик акция күчерелә. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, бу фаразлана торган яңгырлы һава торышы белән бәйле.
Рус географик җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы бүлегендә чараны үткәрү көнен соңрак игълан итәчәкләр. Актуаль мәгълүматны сайтта яки социаль челтәрләрдәге аккаунтта табарга мөмкин булачак.
Исегезгә төшерәбез, бер атна элек шундый ук акция Тирән күлдә узган иде – шәһәр халкы яр буе территориясеннән һәм сулык төбеннән 30 капчык чүп-чар җыйды.