Ярышларның беренче уены Казанда 2024 елның 23 нче февраленнән 2 нче мартына кадәр узачак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче сентябрь). РФ «Киләчәк уеннары»нда катнашу буенча 19 чит ил партнерлары белән килешү имзалады. Бу хакта ярышларны рәсми тәкъдир итүдә РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко хәбәр итте.
«Без бөтен дөньяны чакырабыз. Инде 19 чит ил партнерлары белән килешүләр имзаладык. Бу Уеннарны оештырып, без бөтен дөньяга яңа формат булдыру һәм яңа спорт диалогы башлану турында белдерәбез. Киләчәктә халыкара спорт хәрәкәтен булдырырга телибез», - дип белдерде Чернышенко.
«Киләчәк уеннары» 16 гибридлы дисциплинаны берләштерәчәк. Аларның һәрберсе үзендә диджитал концепциясен берләштерә, ягъни классик спорт һәм киберспорт яки VR-/AR-технологияне үз эченә ала. Турнир 5 меңнән артык катнашучыны җыяр дип көтелә. Бөтен дөнья буенча 150 миллионга кадәр кеше киберярышларның онлайн-тамашачысы булыр дип фаразлана.
Беренче уен Казанда 2024 елның 23 нче февраленнән 2 нче мартына кадәр узачак.