В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тәкъдир итү 31-нче июль көнне Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы июль). 31-нче июль көнне В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексы кинозалында Рудольф Хайнуровның «Падай. Копай. Дыши» дип аталган киноальманахын тәкъдим итү узачак, ул тиздән әйләнештә пәйда булачак. Татарстан режиссеры альманахны үзе тәкъдим итәчәк һәм тамашачылар белән әңгәмә корачак.
Альманахны тәкъдир итү кичәсенә кинотасмада төшкән Мәскәү актерлары Василий Карпенко һәм Антонина Волконова, шулай ук Казан актерлары Александр Фельдман, Руслан Январев һәм Арсений Курченков килер, дип планлаштырыла.
Тәкъдир итү кичәсе 18.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә «Кино вакыты» дирекциясенең матбугат хезмәте. Керү алдан теркәлү буенча ирекле.