Бөтендөнья театр көнендә – азатлык рухы, «Төнге трамвай» һәм «Алтын битлек» премиясе турында.
Фото: Казан яшь тамашачы театры
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче март, Дмитрий Никитин). Бүген Бөтендөнья театр көнен тормышын шушы сәнгатькә багышлаган күп кешеләр – драматурглар, режиссерлар, актерлар, тавыш инженерлары, костюмерлар, рәссамнар, яктыртучылар, театр тәнкыйтьчеләре билгеләп үтә. Казанда 10 театр бар, шуларның өчесе – академик. KZN.RU порталы шәһәр театрларының үсеш тарихы һәм эшчәнлеге турында материаллар сериясен әзерләде. Бүген Яшь тамашачылар театрының барлыкка килүе турында ТР халык артисты Михаил Меркушин һәм баш режиссер Радион Букаев сөйли.
Казан яшь тамашачылар театры Татарстанда беренче һәм бердәнбер рус яшь тамашачы театры булып тора. Аның тарихы 1932 елда, Татнаркомпрос коллегиясе театр төзү турында карар кабул иткәннән соң башлана. 30 нчы ноябрь көнне Үзәк пионерлар клубында «Яшьтәшләр» пьесасының премьерасы була. Театрның беренче сәнгать җитәкчесе итеп Александр Бродецкий билгеләнә, ул параллель рәвештә эшче яшьләр театры белән җитәкчелек итә.
Театр эшләгән бер ел эчендә анда 8 меңгә якын бала һәм 2 мең олы кеше булган. Театрның уңышлары аңа беренче гастрольләр белән чыгарга мөмкинлек бирә – 1934 елның җәендә труппа Мари автономияле өлкәсендә чыгыш ясый. Әмма шул ук елны, финанслау һәм артистлар җитмәү сәбәпле, театр яшәүдән туктый диярлек. Казан пионерларының хаты ярдәмендә РСФСР Халык Комиссарлары Советы әгъзалары тарафыннан балалар театрын торгызу турында карар кабул ителә. Ә 1940 елда ул ХІХ гасыр азагы – ХХ гасыр башында төзелгән элеккеге Сәүдәгәрләр клубы бинасына күчә, һәм бүгенге көнгә кадәр шунда урнашкан.
Үткән гасырның 50 нче елларын Казан яшь тамашачылар театрының чын иҗади күтәрелеш чоры дип санарга мөмкин. Нәкъ менә шушы елларда ул тамашачы тарафыннан гадәттән тыш популярлык казана. Театрда нык, профессиональ труппа формалаша, аның нигезен Сталинградтан килгән, сугыш елларында Казанга эвакуацияләнгән актерлар тәшкил итә.
60 нчы елларда театрда булачак бөек татар режиссеры яшь Марсель Сәлимҗанов эшли. Шул вакытта Яшь тамашачылар театрында иҗади принципларны алыштыра башлыйлар, режиссерлар театрга тагылган «мәктәпкә кушымталар» роленнән баш тарта һәм кечкенә балалар өчен куелышларга өстенлек бирергә тырыша. Спектакльләр тамашачы белән җитди сөйләшүгә юнәлдерелгән була. «Театр, бөтен эшләү дәверендә, төрле чорларның тенденцияләре һәм әхлакый кыйммәтләренә карамастан, азатлык рухын, проблемаларга карата үз карашын саклап кала алды», – дип ассызыклый Казан яшь тамашачылар театрының баш режиссеры Радион Букаев.
1968 елдан 1973 елга кадәр театрны Феликс Григорьян җитәкли, ул репертуар һәм труппаны «яшәртү» процессын, шулай ук аны режиссерлы театр буларак раслауны башларга карар кыла. «Ул яшүсмер тамашачы белән аралашуның яңа телен сайлады, тамашачыны театр белән очрашуга әзерләү буенча күптөрле педагогик эш алып барды», – дип билгеләде актер Михаил Меркушин.
Соңрак аның эшен 1986 елга кадәр театрның режиссеры булып эшләгән Леонид Верзуб дәвам итә. Бу вакыт эчендә Яшь тамашачы театры илнең иң яхшы балалар театрлары исемлегенә керә. Аның сәхнәсендә талантлы һәм тәҗрибәле режиссерлар – А.П.Клоков, Е.М.Долгина һ.б. спектакльләр куя. Аларның «А Воробьев стекла не выбивал» (Ю.Яковлев), «Сын полка» (В.Катаев), «Пеппи Длинныйчулок» (А.Линдгрен) эшләре балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы спектакльләр буларак бөтенсоюз танылуы ала, СССР мәдәният министры боерыгы, шулай ук фестивальләр дипломы белән билгеләп үтелә. Ул вакытта театр труппасы даими рәвештә ил буйлап гастрольләрдә йөри. Моннан тыш, 1977 елдан театрда Александр Пушкин һәйкәле янында шигърият бәйрәмнәрен оештыруга башлангыч биргән «Пушкинские вечера» үткәрелә.
1987 елда театрны Борис Цейтлин җитәкли. Яшь тамашачылар театры яңа иҗади йөзен таба һәм Казан яшьләр театры дип үзгәртелә. 8 сезон эчендә театр сәхнәсендә 10 спектакль куела, алар арасында – «Дракон», «Звезды на утреннем небе», «Погром», «Добрый человек из Сычуани» һәм 1996 елда «Золотая Маска» Россия милли театр премиясенә иң яхшы спектакль буларак лаек булган атаклы «Буря». «Ул чордагы спектакльләр яшьләр һәм өлкәннәр аудиториясенә юнәлдерелгән иде», – дип өстәде М.Меркушин.
1995 елда театр бинасында янгын чыга һәм ул эчтә булган бөтен нәрсәне тулысынча юкка чыгара. Казан һәм республиканың башка театрлары ярдәме белән эш аларның сәхнәләрендә дәвам итә. Актерлар эшсез утырмый, труппаның нигезе сакланып кала. «Без даими чыгыш ясадык. Мәсәлән, Качалов театры труппасы бер атнага гастрольгә китә, бу вакытта без аларның сәхнәсендә чыгыш ясыйбыз һәм башкалар. Өстәвенә, без үзебез дә еш кына илнең төрле почмакларында яшәүче тамашачылар өчен чыгыш ясарга гастрольләргә китә идек», – дип искә төшерә Михаил Меркушин.
Театр тарихы шәһәрнең башка әйдәп баручы театрлары тарихы белән тыгыз үрелгән. «Без бер-беребезнең премьераларына йөрибез, проектларга теләктәшлек күрсәтәбез, актив аралашабыз һәм тәҗрибә алмашабыз. Моннан тыш, Россия театрлары белән актив хезмәттәшлек итәбез – тамашачы белән эшләү буенча Россия академик яшьләр театры белән берлектә бөтенроссия семинары уздырдык, бик күп яшь тамашачы театрлары белән алмаш гастрольләр һәм уртак проектлар уза», – дип сөйләде ул.
Театр бинасын бары тик 2001 елда гына торгызуга ирешкәннәр, һәм шул мизгелләрдән заманча Яшь тамашачылар театрының яңа бүлеге языла башлый. Ул вакытта театр репертуары мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге тамашачы өчен күп санлы спектакльләр белән тулыланган. Хәзер театрның төп режиссеры – Радион Букаев. Ул чын-чынлап гаилә театры оештырырга омтыла, аның спектакльләре ата-аналарны һәм балаларны диалогка, шулай ук фикер алышуга этәрергә тиеш. «Театр – ул кешеләрне тәрбияләү урыны, ә безнең театр – яшь буынны тәрбияләү урыны. Егетләр һәм кызлар нәрсәгә омтылырга һәм нәрсәгә ирешергә теләгәннәрен белсеннәр өчен, без тормыштагы юнәлешләрне күрсәтергә тиеш», – дип билгеләде режиссер.
Яшь тамашачылар театрының шәһәрнең театр тормышында аеруча зур роль уйнавына карамастан, аның театр эшенә йогынты ясый торган үз проблемалары да бар. «Безнең бина җитди ремонт таләп итә, – дип ассызыклады Р.Букаев. – Якын арада бездә реконструкция булыр дип ышанабыз. Бай тарихы булган атаклы театр мондый хәлдә булырга тиеш түгел».
Баш режиссер фикеренчә, театрның иҗади уңышы турында берничә аспект буенча фикер йөртергә мөмкин. «Күпләр бүләкләр саны һәм төрле фестивальләрдә даими катнашу – театрның уңышлылыгының төп критерие дип саный, – ди Р.Букаев. – Тик минем өчен төп күрсәткеч – тамашачылар, үзеңнең сәнгатеңне күрсәткән аудитория саны».
Бүген Казан яшь тамашачылар театры – күпсанлы театр премияләре лауреаты, алар арасында РФ Дәүләт премиясе, М.Сәлимҗанов исемендәге республика премиясе, «Алтын битлек», «Арлекин» бар. Театр Чехов, Достоевский, Пушкин исемендәге һәм башка бик күп фестивальләрдә катнашты. Моннан тыш, Яшь тамашачы театры – Тинчурин исемендәге һәм Татарстан башкаласында үткәрелә торган «Һөнәр» яшь режиссура фестиваленең даими катнашучысы. Шулай ук театр хезмәткәрләре даими рәвештә театр осталыгына багышланган докладлар, лекцияләр һәм мастер-класслар белән чыгыш ясыйлар, ә театр үзе фестивальләр, укыту семинарлары, читкалар һәм лабораторияләр оештыра.
Режиссер ассызыклаганча, Казан яшь тамашачылар театры чын мәгънәсендә балалар театр хәрәкәте үзәгенә әверелеп бара – 5 елдан артык биредә яшүсмерләр һәм яшьләр өчен социаль проектлар («Создавая театр» инклюзив иҗат лабораториясе һәм яшүсмерләр өчен «Театралка» студиясе, ә 2019 елдан «Поколение NEXT» балалар театр коллективлары фестивале уздырыла (2021 елда ул бөтенроссия дәрәҗәсенә чыкты) гамәлгә ашырыла. «Быел без «Недоросль» мәктәп театры спектакльләре республика конкурсын үткәрергә планлаштырабыз, моннан тыш, «Дискуссионный клуб» тамашачы проекты яңадан башланып китә, 2018 елдан театр сәхнәсендә ел саен үткәрелә торган «Самый театральный класс» конкурсы уздырыла. Моннан тыш, Яшь тамашачылар театрында республикада беренче тапкыр бэби-спектакль күрсәтелде», – дип сөйләде режиссер.
Р.Букаев билгеләп үткәнчә, театр үзенең 90 еллыгы алдыннан үткәненә закончалыклы рәвештә мөрәҗәгать итә. ТР халык артисты Нина Калаганова истәлекләре буенча «Первый тайм» спектакле чыгарылды инде, алда – Борис Цейтлин чоры, 90 нчы еллар актерлар буыны һәм 2000 нче елларның яңа буыны турындагы спектакльләр.
Бүгенге көндә театр беренче тапкыр театр сәхнәсендә кулланылган күп кенә яңалыклар авторы булып тора. «Театрыбыз тудырган өр-яңа жанрлар гадәти театр киңлегендә тормышка ашырылмый. Узган ел без уңышлы гына «Төнге трамвай» дип аталган аудиоспектакль-променадны эшләтеп җибәрдек, аның күренешләре 5а номерлы маршрут буенча йөри торган реаль Казан трамваенда бара. Тамашачылар тарихка колакчыннар аша чума. Бу тәҗрибәне башка шәһәрләрдә дә үзләштерәләр – мондый спектакльнең Омск һәм Калининградта пәйда булуы турында килешү бар инде», – дип сөйләде Радион Букаев.
Моннан тыш, театрда аудиоспектакльләр, өлкәннәр аудиториясе өчен барларда постановкалар әзерлиләр. Планда шулай ук – Островский урамында театр рәссамнары өчен лаборатория ачу.
Театр тамашачыларны виртуаль чынбарлыкка чумдыра торган яңа технологияләр кертү өстендә актив эшли. Шуңа да карамастан, актерның тере уенын берни дә алыштырмаячак. Программистлар нинди генә виртуаль дөньялар тудырмасын, әлеге дөньяларның берсе дә тере театр бирә торган тамашаның бер өлеше булу хисен бирә алмый», – дип нәтиҗә ясады режиссер.
Фотосурәтләр Казан яшь тамашачылар театры тарафыннан тәкъдим ителде