7 нче, 8 нче һәм 9 нчы майда килүчеләр кабул ителмәячәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы май). Казанда Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләренең эш режимы бәйрәм көннәрендә үзгәрәчәк.
7 нче, 8 нче һәм 9 нчы майда халыкны кабул итү гамәлгә ашырылмаячак:
КФҮдә урнашкан автомототранспорт чараларын теркәү пунктында (Җиңү проспекты, 214);
Автосалоннарда урнашкан автомототранспорт чараларын теркәү пунктларында (Себер тр., 48, Оренбург тр., 209б, Декабристлар урамы, 81б, Җиңү проспекты, 194).
1 нче номерлы бүлекчә (Оренбург тр., 5), 2 нче номерлы бүлекчә (Тэцевская ур., 5) гадәти режимда эшләячәк, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте.