Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.01.2025, 09:01

Ретродискотека, спектакльләр һәм кино күрсәтүләр — казанлыларны гыйнварның беренче көнендә нәрсә көтә

Вакыйгалар программасы «Черек күл» паркындагы киномарафоннан башлана

Гыйнварның беренче көнендә Татарстан башкаласы халкы һәм кунаклары «Крылья Советов» һәм «Черек күл» паркларында, «Казан» Гаилә үзәге янында һәм Казан Кремлендә бәйрәм чараларында катнаша алачак. Күңел ачу программасында: бию һәм җыр кичәләре, театр һәм кино күрсәтүләр. Чараларга теләгән һәркем килә ала.

«Крылья Советов» паркында Яңа елны ретродискотека белән билгеләп үтәчәкләр. Концерт һәм биюләр белән бәйрәм программасын совет кинематографына багышлаячаклар.

Үзәк чыршы шәһәрчегендә «Театрлы Яңа ел» проектының беренче чарасы – театрлы тамаша узачак. Башлана 17:00 сәгатьтә. Спектакльләрне 6 гыйнварга кадәр кую планлаштырыла. Мәсәлән, атна дәвамында мәдәни үзәкләр төркемнәре, шулай ук «Оперение» һәм «Апуш» театр студияләренең яшь артистлары әкият геройлары катнашында «Щелкунчик» («Чиртләвек»), «Бременские музыканты» («Бремен шәһәре музыкантлары»), «Новогодние игрушки» («Яңа ел уенчыклары»), «Новый год офлайн» («Яңа ел офлайн») спектакльләрен күрсәтәчәк. Эстрада артистлары да чыгыш ясаячак, алар арасында – Казан шәһәре филармониясе йолдызлары Илгиз Шәйхразиев һәм Malsi Music, «Городские пижоны» кавер-төркеме, Дмитрий Железнов капелласы, шулай ук Бабл-Гам диджей мәктәбе.

«Черек күл» паркында 9:00 дан 23:00 кә кадәр кино күрсәтү марафоны узачак. Казанлылар «Гарри Поттер» турында фильмнар карый алачак.

Казан Кремлендә дә бәйрәм рухы тудырачаклар. Кунаклар ишегалдында программа 12:00 сәгатьтә «Сундук Абики» («Әбинең сандыгы») спектакленнән башлана. Шулай ук тамашачыларга Кыш Бабай һәм Кар Кызы катнашында «Окно в прошлое» («Үткәнгә тәрәзә») интерактив куелышын күрсәтәчәкләр. Спектакль көн дәвамында төрле вакытта күрсәтеләчәк – 15:15, 18:00, 19:00 һәм 20:00. Ә 16:00 да шәһәр халкын «Волшебные огоньки» («Тылсымлы утлар») куелышына чакыралар.

Туп утарында 10:30 һәм 13:00 сәгатьтә «Добрый интерактив» («Игелекле аралашу») узачак. 11:00 дән 15:00 кә кадәр тимерче остаханәсе эшли башлаячак – килүчеләр тәңкәләр ясау һәм сугу буенча мастер-классларда катнаша, тимерчелек һөнәренең нигезләрен белә алачак. 12:00 һәм 14:00 тә кунакларны «Как Иван-Пушкарь Новый год спасал» («Иван-Пушкарь ничек Яңа елны коткарган») музыкаль-театральләштерелгән тамаша көтә.
Барлык яңалыклар