Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.02.2025, 11:22

Ретро-старт һәм патриотик йөгерү: «Россия чаңгы юлы» бөтенроссия узышы Казанда 8 февральдә узачак

Старт комплектларын катнашучыларга Үзәк стадионда бирәчәкләр

Татарстан башкаласында 8 февральдә 43 нче бөтенроссия «Россия чаңгы юлы» марафоны башлана. Чара кысаларында төп өч мәйданчык әзерләнә. Катнашучылар өчен 3 февральдән 7 февральгә кадәр старт комплектлары бирү оештырыла. Эшлекле дүшәмбедә спорт чараларын уздыру турында физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов сөйләде.

Быел ярышлар өч мәйданчыкта узачак. Вахитов һәм Идел буе районнарында яшәүчеләр өчен – Горки-Әмәт урманында, Совет районында – «Дәрвишләр» торак-коммуналь хуҗалыгының Каенлыгында, Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүчеләр өчен – «Локомотив» стадионында. Казансу елгасы тугаенда (Гаврилов урамы – Маршал Чуйков урамы) старт һава шартларына бәйле рәвештә үткәрелмәячәк, дип хәбәр итте Линар Гарипов.

Мәйданчыклар гомуми белем бирү мәктәпләре территорияләрендә дә оештырылачак, һәр укучы спорт вакыйгасының бер өлеше булырга тиеш.

«Локомотив» стадионында профессиональ спортчылар 5 һәм 10 км дистанцияне йөгереп үтәчәк.

Быелның үзенчәлеге булып ветераннар һәм «Яшәү яме» пректы катнашучылары арасында совет стилистикасында ретро йөгерү булачак. Шулай ук ватанны саклаучыга һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгына багышланган старт узачак.

Узышта катнашу өчен дәүләт хезмәтләре порталында гариза бирергә кирәк. Моның өчен шәхси кабинетта «Россия чаңгы юлы»н эзләү юлына кертергә һәм медицина белешмәсе булуын раслап язылырга кирәк.

Старт комплектлары – номер һәм шапканы – катнашучыларга 3 февральдән 7 февральгә кадәр Үзәк стадион матбугат үзәгендә бирәчәкләр. Мандат комиссиясе 10:00 нан 19:00 га кадәр эшли. Теркәлү өчен шәхесне раслаучы документ һәм медицина белешмәсе күрсәтергә кирәк.

Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров район башлыкларына һәм спорт комитетына, куркынычсызлыкка аерым игътибар биреп, буласы чараны югары дәрәҗәдә уздырырга кушты.

«Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районында яшәүчеләргә уңайлы булсын өчен транспорт белән тәэмин итәргә кирәк. Һәм, иң мөһиме, мин куркынычсызлыкны тәэмин итүгә игътибар итүегезне үтенәм», – дип ассызыклады Рөстәм Гафаров.

Линар Гарипов шулай ук якындагы спорт вакыйгалары турында сөйләде. Әйтик, 7 февральдә «Ак Барс Арена» стадионы янындагы хоккей тартмасында яшь хоккейчыларның «Алтын алка» Бөтенроссия финал ярышларының шәһәр этабын ачу гала-матчы була. Бу көнне яшь спортчылар бозда «Ак Барс» хоккей клубының профессиональ уенчылары, Казан хоккееның легендалары белән очрашачак.

Киләсе ялларда, 15 һәм 16 февральдә, «Безнең ишегалды чемпионнары» проекты кысаларында торак комплекслар арасында хоккей турниры узачак.

Һәр чараның программасын физик культура һәм спорт комитетының социаль челтәрләрендә бастырачаклар, дип билгеләде спикер.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 03.02.2025
Барлык яңалыклар