В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сеанс «Крылья Советов» паркында узачак
Казанның «Крылья Советов» паркында 26 июньдә «Белое солнце пустыни» совет фильмының кичке кинокүрсәтүе була. Бушлай кино күрсәтү «Ретро-пәнҗешәмбе» проекты кысаларында узачак.
Фильм сюжетында демобилизацияләнгән Федор Сухов, Төркестан комнары аша өенә кайтып барганда, Кызыл Армия сугышчылары отрядын очрата. Алар Абдулла бандасын һәм әсирлектә булган хәрәмдәге (гарем) хатын-кызларны эзәрлеклиләр. Федор аларга ярдәм итәргә була һәм бандитлар белән сугыша башлый.
Барлык теләүчеләрне «Ракушка» җәйге эстрадасына 20:30 сәгатькә чакыралар. Урамда кино күрсәтүләр җәдвәле һәм тулырак мәгълүматны парклар һәм скверлар дирекциясе сайтында карарга мөмкин.